Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган белән Порошенко кырымтатарларны эзәрлекләүләр турында сөйләште


Петр Порошенко (с) һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган (у)
Петр Порошенко (с) һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган (у)

Варшауда узучы НАТО саммитына килгән Украина президенты Петр Порошенко Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашып Кырымда кырымтатарларны эзәрлекләүләр турында сөйләште.

Украина президентының матбугат хезмәте белдерүенчә, Эрдоган Украинаның бербөтенлеген яклавын белдергән һәм аннексияләнгән Кырымда кырымтатарларны эзәрлекләүләрне тагын бер мәртәбә хөкем иткән.

Эрдоган Украина белән Төркиянең стратегик хезмәттәшлеге ныгый баруга бернәрсә дә тәэсир итә алмаячагын әйткән.

Ике илнең президентлары төбәктәге иминлек һәм үзара икътисади хезмәттәшлекне активлаштыру эшен алга таба да координацияләү турында килешкән.

Варшауда 8-9 июльдә узучы НАТО саммитында Русия агрессиясенә каршы ныклы киртәләр кую мәсьәләсе карала.

Русия 2014 елның язында Кырымны аннексияләгәннән бирле анда кырымтатарларны канунсыз рәвештә алып китеп югалтулар, тентү, кулга алу һәм башка төрле басым тукталмый. Кеше хокукларын яклаучылар, шул исәптән халыкара оешмалар да моңа даими борчылу белдереп килә.

XS
SM
MD
LG