Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:42

Казанда Милли университет турында сөйләшү башка проблемнарны да ачты


7 июльдә ТИҮ "Татарларга Милли университет кирәкме?" дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе уздырды. Татарстанда 1990нчы елларда башланган Милли университет булдыру турында сүз барган чарада кемдер бу уку йортын хәзер интернетта булдыру кирәклеген якласа, кемдер интернетта университет булдыруның авырлыкларын ачып салды.

Татарстан Фәннәр академиясендә узган түгәрәк өстәл сөйләшүендә егермеләп кеше катнашты. Иң беренче итеп сүз алган галим Илдус Әмирхан без ике әйберне тормышка ашырып милләт булабыз дип белдерде.

Аның сүзләренчә, моның беренчесе мәхәллә системы булса, икенчесе мәгариф системы. Ул, татар халкының бу системнарны дәүләттән көтеп тормаска тиешлеген, татарның үзенең җиз сызганып бу системнарны тормышка ашыруы кирәклеген әйтте.

"Мәхәллә системын Чуашстандагы татарлар гамәлгә ашырып киләләр бит. Нигә безгә дә алар кебек тырышмаска? Дәүләт кайчан була дип уйлыйсыз? Дәүләт ул - кайчан безнең башыбыз эшли башлый, кайчан без үзебезнең системнарыбызны төзи башлыйбыз, менә шул вакытта була. Без Милли университетны интернетта оештыра алабыз. Аның өчен мөмкинлекләр бар", дип сүзләрен тәмамлады ул.

Аның бу сүзләрен, Татарстан Атомга каршы оешмасы җитәкчесе Альберт Гарапов та яклап чыкты. Үз оешмасының интернет аша уздырган чараларыннан мисаллар китереп, ул татарга кул кушырып утырмаска, интернет аша бу идеяны гамәлгә ашыра башларга кирәк дип чыгыш ясады.

КФУның Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты доценты, физика-математика фәннәре кандидаты Әнис Галимҗановның чыгышы исә түгәрәк өстәл катнашучыларын интернет киңлекләреннән реаль тормышка алып кайткандай итте.

Галим Татарстан югары уку йортларында төгәл фәннәрне 2-3 елдан соң татар телендә укытучылар әзерләнми башлаячак, менә ул вакытта нәрсә булачак, дигән сорау куйды.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта булган әйберләрне саклап калу кирәк. Татарстан югары уку йортларында барлык предметларны да укыту өчен материал бар. Илдус Әмирханның концепциясе дә бар. Безгә аларны интернетта җыеп киләчәк буыннар өчен саклап калдырырга кирәк, бәлки алга таба ул кирәк булыр дип, интернет мөмкинлекләреннән файдаланырга өндәде.

Галим Марат Лотфуллин исә, үзенә кадәрге чыгыш ясаучылардан аермалы буларак, татар милли университетын интернетта төзүнең бүгенге көндә бик авыр икәнен, моның өчен уйланылганнан бик зур ресурслар кирәк булуына басым ясады.

"Бар ул виртуаль университетлар. Ләкин алар унлап университет базасында төзелгән. Болар Америкада, Британиядә бар. Аларны алып бару өчен ресурслар белән бергә финанслар да кирәк. Безгә искитәрлек зур әйберләр турында сөйләп һавада канатланып очканчы, башта виртуаль университетның таләпләрен конкрет өйрәнергә кирәк", дип белдерде Марат Лотфуллин.

Милли белем бирүне һәркем үзенчә аңлый

Билгеле булганча, бер төркем Милли университет дип янып йөргнәдә, икенчеләр кичекмәстән элекке Казан педагогика унивеситетын кире кайтарырга кирәк дип саный. Алар бу уку йортын КФУга кушу зур ялгышлык булды дигән фикердә. Шуларның берсе педуниверситетның элекке ректоры Рүзәл Йосыпов инде хәзердән үк татар мәктәпләрендә татар укытучыларына кытлык булуын әйтә. Аның белән шул хакта сөйләштек.

– Рүзәл әфәнде, сез КДПУны КФУдан аерып, кабат мөстәкыйль уку йорты булдыру турында сүз алып баручыларның берсе. Педуниверситетны КФУга кушкач нинди югалтулар булды дип саныйсыз?

– КДПУны КФУга кушуны демократик юл белән хәл итмәделәр. Гыйлми шура формаль генә узды. Казан педуниверситетның соңгы ректоры Рәдиф Җәмәлетдинов берни эшләмәде. Сораштыру да уздырмадылар. Ябулары зур хата булды. Әлбәттә республикада институт-университетлар Мәскәү карамагында, ләкин безнекеләр ябуга ризалашканнар. Бу хәзерге КФУ ректоры Илшат Гафуров инициативасы булган. Имеш КФУны зурайту өчен акча кирәк. Элек республика вузлары әле Татарстан сүзен тыңлыйлар иде, хәзер инде без Татарстанга буйсынмыйбыз, имеш бөтен Русиягә әзерлибез, диләр.

КДПУ бөтен Идел буе, Урал тирәләрен укытучылар белән тәэмин итеп торды. Хәтта Совет чорында үзләрендә ачканчы удмурт, мордва, чуашлар барысы да Казанга килеп укыйлар иде. Соңрак институт университет дәрәҗәсенә күтәрелде.

Хәзер укытучылар җитми. КФУда рәтләп укытмыйлар, чөнки бу уку йорты беренче чиратта акча эшләү белән мәшгуль. Беренче планда бизнесс. Сыйфат, яхшы укытучылар әзерләү турында сүз юк.

Рүзәл Йосыпов

Рүзәл Йосыпов

Элекке еллардан аермалы буларак, татар филологларын кабул итү 4-5 мәртәбә кимеде. Элек педуниверситетта татар теле һәм әдәбияты кафедрасына 125 кешегә кадәр кабул итә идек. Университетта (КФУ) кайбер елларны йөзгә кадәр кабул итәләр иде. Хәзер инде бөтенсе бергә әллә 25, әллә 50гә тула микән. Ике вузны кушканнан соң татар филологларын кабул итү нык кимеде. Бөтен татарлар яшәгән төбәкләрдән педуниверситетка килеп укыйлар иде. Түбән Новгородтан, Себер, Киров, Пермьнән күп иде. Тар-мар иттеләр дә куйдылар. Акылсызлык. Хәзер инде мәктәптә эшләр начар бара, бигрәк тә филология өлкәсендә.

Без бөтен фәннән дә диярлек татар белгечлеген әзерли идек. 3 курсларга кадәр татар мәктәпләреннән килгәннәрне татарча укыта идек. Аннары инде урыс теленә дә күчерә идек, чөнки читкә китеп эшләсәләр, урысча белү дә кирәк.

Татарстанның элекке президенты башлангыч сыйныфта татар телен укытсалар шул җиткән дип торгач, булмый инде ул. Үзебезнең татарлар татар телен бетерә. Хәзер авыллар да урысчага күчә. Бу – факт. Саф татар авылларында инде мәктәптә, урамда балалар урысча сөйләшә. Чөнки чыгарылыш имтиханнарын урысча бирергә кирәк. Ата-аналар да шуңа балалрны урысча укытыгыз дия башладылар. Хәтта Сталин заманында да мондый хәл булмады. Хәзер Путин килгәч кенә шундый хәл. Ул акрын-акрын милләтләрне бетерә бара.

– Педуниверситетны кире мөстәкыйль уку йорты итеп кайтару өчен нәрсә эшләп була дип саныйсыз?

– Татарстан җитәкчелеге КДПУны ябу ялгыш алым булган дип Русия мәгариф министрына мөрәҗәгать итә ала. Ихтыяҗ бар дияргә кирәк, чөнки яхшы укытучы гына яхшы табибны, яхшы инженерны тәрбияли ала. Хәзер үк инде татар мәктәпләрендә фәннәрне татарча укытучылар юк, чөнки мин киткәннән бирле аларны әзерләмиләр. Җитәкчеләр уйларга тиеш.

Фәндәс Сафиуллин

Фәндәс Сафиуллин

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы да хөкүмәт башлыгына, президентка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Концертларга, мәчеткә йөреп кенә татар телен саклап булмый. Дөнья татар конгрессы да сабантуйлар гына оештыра. Аларның хәлләре яхшы, акча бар, өстенлекләр бар, Мәскәү белән каршылыкка кермиләр. Бу мәсьәләдә татар конгрессының башы авыртырга тиеш, чөнки чит өлкәдәге татарлар турында да кайгыртырга кирәк бит.

Русия Дәүләт Думасының элекке депутаты, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин башта Казан педагогика университетын КФУдан аерып чыгарып, аннары Милли университет итү дөрес булыр иде ди саный. Аның фикеренчә, хәзер татарлар латин имласы мәсьәләсендәге кебек юрганны төрле якка тартмыйча, бер максат өчен көрәшергә тиеш.

“Иң зур куркыныч шул. Бу бит татарның чире. Ниндидер вак мәсьәләләрдә каршылыкка кермисе иде”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG