Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Булгария" һәлакәтенә 5 ел


2012 елда Сюкеево авылында истәлек тактасы ачылды
2012 елда Сюкеево авылында истәлек тактасы ачылды

Татарстанның Кама Тамагы районында "Булгария" корабы баткан җирдә бүген һәлак булганнарны искә алыр өчен җыелалар.

Татарстанның Кама Тамагы районында "Булгария" көймәсе һәлакәтен искә алу чарасы үтә. 10 июль фаҗигага биш ел тулды. Матәм чарасына барырга теләүчеләрне Казаннан автобуслар белән алып киттеләр.

1955 елда төзелгән "Булгария" көймәсе яр буеннан өч чакрым ераклыкта 2011 елның 10 июлендә батты. Болгарга сәяхәттән кайтып килгән көймәдә 201 кеше булган, аларның 79зы коткарылды. 122 кеше, шул санда 28 бала батып үлде.

2015 елда Иделдә баткан "Булгария" көймәсен арендага алып кулланган "Аргоречтур" ширкәте башлыгы Светлана Инякинага хөкем карарын йомшартты. Русиядә Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан игълан ителгән амнистия уңаеннан Инякинаның тугыз ел ярымлык төрмә җәзасы өч мәртәбә киметелде.

XS
SM
MD
LG