Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ефәк юлы-2016" раллие Казан аша узып Уфага юл тотты


Казан аша "Ефәк юлы-2016" раллие үтте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:41 0:00

8 июльдә Мәскәүдән башланган "Ефәк юлы" раллиенең 9 июльдә Казанда 2 чакрымлык ярыш этабы үтте. Казансу яры буендагы комлыкта үткән беренче ярыш этабында 100дән артык җиңел машина һәм 30лап йөк машинасы узышты.

Мәскәүдән Пекинга кадәр дәвам итәчәк "Ефәк юлы" автомарафоны ярышчылары 9 июльдә 853 чакрымлык Мәскәү-Казан юлын узды.

Автомарафон 15 ярыш этабына бүленгән. Аларның беренче ике этабы Русия, дүрт этабы Казакъстан, калган тугыз этабы Кытай аша үтә.

Ярышның иң беренче тукталышы булган Казан этабы Казансу яры буенда махсус тигезләтелгән комлы мәйданда үтте.

Башта җиңел машиналар узышты, аннан уртача авырлыктагы йөк машиналары һәм ахырдан зуррак йөк машиналары узышты. Өстән вакыт-вакыт яңгыр явып тору сәбәпле трасса авырлашкангамы, әллә инде егәрлеге җитмәгәнгәме, Русиянең Газель кебек машиналары батып та калгалады. Аларны Камаз машиналары белән тартып чыгардылар.

Быелгы раллида Русия исеменнән Чаллыдан алты "КАМАЗ-Мастер" такымы катнаша. Алар арасында "Дакар" раллие чемпионнары Айрат Мәрдиев һәм Эдуард Николаев та бар.

Казан этабында җиңел машиналар арасында Франциянең Peugeot такымындагы Стефан Петерансель беренче булса, йөк машиналары арасында Renault такымыннан һолланд Мартен ван дер Бринк иң алга чыкты.

Эдуард Николаев "КАМАЗ-Мастер"ның алты экипажы арасыннан иң яхшы нәтиҗәгә ирешеп бишенче килде.

Раллида катнашучылар 10 июльдә Уфага юл тотты. "Башкортостан киңлекләре" исемле бу этапның озынлыгы 626 чакрым.

30 илдән спортчылар катнашкан халыкара ярыш юлының гомуми озынлыгы 10 мең 735 чакрым. 16 көнгә сузылачак ярыш 24 июльдә Кытай башкаласы Пекинда тәмамлана.

"Ефәк юлы" Русиядә Кырым аннексиясе нәтиҗәсендә башланган икътисади кризис чорында уза. 14 июньдә Русиянең матбугат чаралары "КАМАЗ-Мастер" ярыш такымы җитәкчесе Владимир Чагинның: "Ефәк юлы"нда катнашу өчен көч-хәл белән акча юллыйбыз, ә менә "Дакар"га әзерләнергә акча юк", дип әйтүен язып чыккан иде.

XS
SM
MD
LG