Accessibility links

Башкортстанда беренче республикакүләм татар Сабантуе узды


Ат чабышы
Ат чабышы

Башкортстан татарлары беренче тапкыр республика күләмендәге Сабантуй бәйрәме үткәрде.

9 июльдә Башкортстанның Иглин районы Олы-Теләк авылы янында татар Сабантуе узды. Ул билгеле фермер Хәсән Идиятуллин хуҗалыгында үтте.

Район үзәкләрендә һәм кайбер хәллерәк авылларда Сабантуйлар үтсә дә, республика күләмендә Сабантуй бәйрәменең узганы юк иде. Районнардагы Сабантуй бәйрәмнәре урыс һәм башкорт телләрендә узса, монысы саф татар Сабантуе булды. Анда 30 районнан килгән вәкилләр катнашты.

Берничә район үз тирмә-чатырларын да корган иде. Чара тантаналы ачылганнан соң бәйгеләр башланды. Ат чабышы, көрәш, колгага менү, авыш баганага менү, гер күтәрү, йөгерү, капчык сугышы, чүлмәк вату бәйгеләре узды.

Көрәштә җиңүчеләр
Көрәштә җиңүчеләр

Програмда каралган аркан тартышу, катыктан акча эзләү, капчык киеп йөгерү, таш ыргыту, гаиләләр арасындагы бәйгеләр ул уеннарны оештыручылар килмәү сәбәпле узмый калды. Шулай булуга карамастан, тамашага кытлык булмады. Теләгәннәр Хәсән Идиятуллинның шәхси зоопаркы белән танышты, һавада миниавиация тамашасы үтте.

Ат ярышлары җиде төрдә үткәрелде. 1600 метрга чабыш атларында Башкортстан татар конгрессы бүләгенә, 3000 метрга башкорт токымлы атларда ике тапкыр Советлар берлеге батыры булган Муса Гәрәев призына, 2000 метрга татар токымлы атларда Бөтендөнья татар конгрессы призына, 1600 метрга Җиңүнең 71 еллыгы, Гази Заһитов һәм Александр Матросов призларына, 1400 метрга Советлар берлеге батыры Миңнегали Гобәйдуллин призына арбаларда чабыш узды.

Татар токымлы атларда Бөтендөнья татар конгрессы призына чабышта җиңүчегә “Гранта” машинасы тапшырылды. Машинаны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Фәрит Уразаев тапшырды. Аңа Айгөл Идиятуллина лаек булды.

Җиңүчеләрне көтүче бүләкләр
Җиңүчеләрне көтүче бүләкләр

Көрәш дүрт төрдә узды – 14 яшькә кадәр үсмерләр, 65, 80 килограмга кадәр һәм аннан да авырраклар арасында. Җиңүчеләргә тәкә тапшырылды. Икенче урынны алучыларга күркә, өченче урынны алучыларрга савыт-саба бирелде.

Хатын-кызлар арасында гер күтәрүдә Уфадан килгән Гөлнара Ишбулдина җиңде. Ул 16 килограммлы герне 40 тапкыр күтәрде. Хатын-кызлардан башка бер генә гер күтәрүче дә булмады.

Гөлнара Ишбулдина
Гөлнара Ишбулдина

Колгага да ике генә кеше менеп карады, ләкин берсе дә очына кадәр менеп җитә алмады.

Чара ахырында районнардан килгән такымнар арасында беренче урын билгеләнде. Аны Иглин районының Хәсән Идиятуллин хуҗалыгы алды. Аларга Башкортстан татарлары конгрессы “УАЗ” автомобиле тапшырды.

Көне буе мәдәни чара барды. Анда Казан кунагы, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов, Башкортстанның халык җырчысы Идрис Кәлимуллин һәм башка артистлар, төркемнәр чыгыш ясады.

Бәйрәмдә катнашучылар арасында Башкортстан халыклары ассамлеясы рәисәсе Зөһрә Рәхмәтуллина, Казаннан килгән күренекле галим Дамир Исхаков, Башкортстан парламенты депутаты Рамил Бигнов һәм башка кешеләр бар иде.

Ахырда ештыручылар республика татарлары Сабантуе ел да үткәреләчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG