Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:13

CIT: Сүриядәге боралак икенче боралакның ракетасы эләгүе нәтиҗәсендә һәлакәткә очраган


Боралакның төшүе вакытында модельның аермалыклары күренә

Боралакның төшүе вакытында модельның аермалыклары күренә

Бәйсез белгечләр боралак Сүриянеке түгел, ә Русиянеке булган дип саный.

8 июльдә Сүриядә ике Русия хәрбиенең һәлак булуы белән бәйле Conflict Intelligence Team (CIT) боралакның бәреп төшерелү нечкәлекләренә бәйле бәйсез тикшерү уздырды. Белгечләр әлеге боралакка икенче боралак җибәргән ракетаның ялгыш эләгүе нәтиҗәсендә һәлакәт килеп туган дип фаразлый.

Шулай ук рәсми белдерүләрдән аермалы буларак Conflict Intelligence Team "Чынлыкта Сүриянең Ми-25 боралагы түгел, ә нәкъ Русиянең Ми-35М боралагы очып төшкән" дип бара. Алар бу фактны "исбатланган" дип әйтә.

Элегрәк "Интерфакс" "Сүрия хәрби чыганагы"на таянып Пальмира районында сугышчылар Сүрия хөкүмәт армиясенә караган Ми-24 боралагын "җирдән ут ачып" бәреп төшерде дип хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG