Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:39

"Ефәк юлы" раллие Уфадан Казакъстанга китте


Французларның Renault йөк машиналары

Французларның Renault йөк машиналары

Мәскәүдән Пекинга кадәр дәвам итәчәк "Ефәк юлы" машина ярышының икенче тукталышы Уфада булды. Әлегә французлар алда бара. Раллины карарга Башкортстан башлыгы да килде.

10 июльдә “Ефәк юлы” автораллиенда катнашучылар Казаннан Уфага килде. Алар өчен Уфа һава аланы янында тирмә-чатырлар шәһәрчеге оештырылды. Раллида катнашучылар янында Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов та булды.

Хәмитов ярышта катнашкан машиналар белән танышты, “Дакар” ярышларында җиде тапкыр җиңгән “КамАЗ” экипажы белән аралашты, узышчылар алдында чыгыш ясады: “Без “Ефәк юлы”ның Башкортстанга килүенә бик шатбыз. Әлегә ралли рәвешендә килсә дә, киләчәктә чын “Ефәк юлы” салыначак. “Кытай – Казакъстан – Русия – Европа” юлының бер өлеше безнең республика аша да узачак. Ул 200 чакрым озынлыкта булачак, юлны төзү эшләре өч-дүрт елдан башланачак. Шулай булгач, бу бүгенге кәрван киләчәккә юл салу чарасы да.

Без ярышта катнашучылар үзләрен өйләрендә кебек тойсыннар, ял итсеннәр өчен барысын да эшләдек. Раллины кабул итү өчен әзерлек эшләре өч-дүрт ай буе барды. Ярышның Башкортстандагы этабы сезнең күңелләрдә яхшы хатирәләр калдырсын дип өмет итәбез.”

Беренча этапта тукталыш Казанда булса, икенчесен Уфа кабул итте. “Татарстанга юл тотып” дип аталган беренче этап 853 чакрым булса, “Башкортстан киңлекләре” дип аталган икенче этап 626 чакрым булырга тиеш иде. Ләкин Башкортстанда көчле яңгырлар бару сәбәпле, юлсыз урыннардан бармаска булганнар.

Ике этап нәтиҗәләрендә алдынгылык французлар кулында. Йөк машиналары арасында тәүге урында Renault машинасында “МАЗ-Спорт-авто” төркеме спортчысы Мартен ван ден Бринк бара. Җиңел машиналар (джиплар) арасында лидерлык Peugeot машинасындагы Стефан Петрансель кулында.

Раллида катнашучылар 11 июльдә Казакъстанга юл алды. Алар Учалы районы аша Чиләбе өлкәсенә юл тотты.

XS
SM
MD
LG