Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан ата-аналары кайбер мәктәпләрнең балаларны 10нчы сыйныфка алырга теләмәүләреннән зарлана


Русиянең "Мәгариф турында"гы кануны нигезендә барлык балалар урта белемне бушка алырга хокуклы, ди Татарстанстан мәгариф һәм фән министрлыгы.

Татарстанда 9нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларны 10нчы сыйныфка алмау очрагы арткан. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына ата-аналардан мөрәҗәгатьләр килгән. Хәтта Казанда ике гаилә прокуратурага шикаять язган. Мондый хәлләр тагын Чаллыда күзәтелә икән. Бу хакта "Вечерняя Казань" хәбәр итә.

Министрлык белдерүенчә, Русиядә кануни нигездә урта белемне бушка алу гарантияләнә һәм барлык мәктәп җитәкчеләре дә укучыларны 10нчы сыйныфка кабул итәргә тиеш.

Укучыларның 9дан 10нчы сыйныфка күчүе автоматик башкарылмый. 9нчы сыйныфны тәмамлагач ул имтихан тапшырып аттестат ала. Инде мәктәптә укуны дәвам итәр өчен бала яки аның ата-анасы мәктәпкә кабул итүләре турында гариза язарга тиеш була. Әгәр гади 10нчы сыйныфка барсаң гариза гына да җитсә, ниндидер профиль сыйныфка эләгү өчен бәйгене узарга кирәк. Әлеге кастинг тәртипләре мәктәпнең уставында язылган була ала. Бәйгене уза алмасаң инде сине әлеге мәктәпкә алмыйлар.

XS
SM
MD
LG