Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:03

Италиядәге поезд казасында егермеләп кеше һәлак булды


Һәлакәт урынында коткаручылар эшли

Һәлакәт урынында коткаручылар эшли

Италиянең көньягында ике поезд бәрелешү нәтиҗәсендә кимендә егермеләп кеше һәлак булды, дистәләрчә кеше яраланды.

Икесе дә дүртәр вагоннан торган поездлар Корато белән Андриа шәһәрләре арасындагы юлда бәрелешкән.

Югарыдан төшерелгән фотода алдагы вагоннарның бәрелеш нәтиҗәсендә тулысынча җимерелеп таркалганлыгы күренә.

Һәлакәт урынында коткаручылар эшли. Коткару эшләренә каза урынының йөзем бакчасы уртасында булуы да кыенлыклар тудыра.

Италия премьер-министры Маттео Рензи һәлакәт сәбәпләренең тулысынча ачыкланачагын белдерде.

XS
SM
MD
LG