Accessibility links

Кайнар хәбәр

Читтәге татарлар "Сәләт" ярдәмендә балаларына милли тәрбия бирүгә өметләнә


Даниял Вәли "Сәләт"кә китәр алдыннан Казан журналистлары сорауларына җавап бирә
Даниял Вәли "Сәләт"кә китәр алдыннан Казан журналистлары сорауларына җавап бирә

Австралия татары Диләрә Вәли үзенең улы Даниял татарлар турында күбрәк белсен, тарихи Ватанны күрсен, татарча өйрәнсен һәм татарлыгын арттырсын дип аны Казанга алып кайтып кына калмый, "Сәләт" аланына ялга да җибәрә.

Австралиянең Аделаида шәһәрендә яшәүче 16 яшьлек Даниял Вәли түземсезлек белән җәйне көтеп алып әнисе һәм Руфия апасы белән "Сәләт" аланнарына ялга китте.

Әнисе Диләрә Вәли аның өчен бераз борчылса да, Даниялның бик матур ял итеп, татарча, русча өйрәнеп, дуслар табып кайтуына өметләнүен әйтте. Даниял ел саен "Сәләт"кә баруны көтеп ала ди әнисе. Анда тапкан дуслары белән аралашыр өчен урысча белмәгән Австралия яшьләре ВКонтакте челтәрендә хисаплар да ачып куя.

Даниялның апасы Руфия да "Сәләт"тә булып милли тәрбия алып кайткан булган.

"Без, Австралия яшләре барыбыз безгә аралашып яшибез, бәйрәмнәр уздырабыз, җыелабыз, әмма бездә мондый алан юк", дип сөйли Руфия. Казанга кайтып йөри башлагач татарларның зур милләт булуын һәм Татарстанның зур бер республика икәнен аңлый башладык ди ул.

Руфия сөйләвенчә, Австралиядәге татар яшьләре Казанны күрергә хыялана. Австралия яшьләренә дә Татарстан һәм Казан, анда "Сәләт" аланында булуыбыз турында сөйлибез, ди Руфия.

Аделаидада яшәүче Вәлиләр гаиләсе
Аделаидада яшәүче Вәлиләр гаиләсе

Даниял Вәлиевв быел "Сәләт Раушан" аланына китте. Быел бу нәүбәттә (сменада) Америкадан килгән Камилә Хафизова һәм Мәрьям Байназар белән сөйләшеп йөриләр. Алар да махсус "Сәләт" өчен Америкадан кайтканнар.

Мәрьям Байназар һәм Камилә Хафизова "Сәләт Раушан" аланы "Йолдызлык" аланы
Мәрьям Байназар һәм Камилә Хафизова "Сәләт Раушан" аланы "Йолдызлык" аланы

18 яшлек Мәрьям Байназар Американың Оһайо штатында, Коламбус каласында яши. Әти-әнисе Үзбәкстаннан, аларның да Казанда булганы юк. Мәрьям татарча һәм русчаны шомартыр өчен ел буе Казанга килергә акча җыйган, укыган җирдә эшләп йөргән.

Камилә Хафизованың әнисе Диләрә сөйләвенчә, кызларга беренче көннәрдә, таныш түгел җирдә, яңа даирәдә, урман аланы шартларында бераз авыррак булган. Әмма соңыннан күнеп киткәннәр, хәзер китәсе дә килми диләр.

Диләрә Хафизованың заманында "Сәләт"тә әйдәман булган бар, күптән түгел ул Биләрдә башланып киткән бөтен аланнар җыелган "Cәләт" форумында да булып кайтты.

"Хәзерге яшәү шартлары, чатырлар элеккедән шәбрәк, әмма "Сәләт"нең иҗади, милли рухы шул ук калган. Биләрдәге форумның ачылу тантанасына караганда да, Евровидениедән бер дә ким түгел бу дигән уй килде. Җырлары да, оранжировкалары да, биюләре дә, барысы да бик югары дәрәҗәдә булды. Чаралар татарча бара, "Сәләт"кә афәрин, миллилекне сакларга тырышалар", дип хисләре белән уртаклашты ул.

"Сәләт" форумы- 2016
"Сәләт" форумы- 2016

Диләрәнең кызы Камиләнең шундый зур форумның, аланнарның бергә җыелып чатырларда яшәүләрен күргәне булмаган. Киләсе елга да "Сәләт Раушанга" Казанга кайтыйк дип әнисен аптырата башлаган.

"Сәләт"кә алып бару, гомумән чит илләрдән Казанга алып кайту, башкаланы күрсәтү, азмы-күпме урамнарда татарча сүзләр ишетү, Татарстан һәм татарлар турында мәгълүматне балаларның башына салып калырга ярдәм итә ди читтәге татар аналары.

Мәктәптә үзенең гаиләсенә, төрле милләтләргә, мәдәниятләргә багышланган презентацияләр әзерлиләр, Казанда төшкән фотоларны кулланып татарларны таныталар ди алар. Шул рәвешле "Сәләт"тә төрле елларда Австралия, АКШ, Чехия, Германия, Русиянең балалары булып китте.

Татарлар арасында шундый сүз йөри: "Татастаннан читтә яши торган бер бала татар телен өйдә, әти-әни генә сөйләшә торган, башкалар аңламый торган "серле тел" дип кенә уйлаган булган, Казанга кайткач кына аның милләт теле икәнен аңлаган һәм шаккаткан". Бу сүз "Сәләт"тә, гомумән Казанда булып кайткан балалар турында түгел.

Австралиядән татар яшьләре Казанга татарча өйрәнергә инде 1990нчы еллардан бирле йөри. Ул вакытта Казанда читтәге татарлар белән эшләүче "Ватан" оешмасы Астралиядән бер төркем егет-кызларны кабул иткән булган. Алар әти-әниләре, әби-бабайлары чыккан җирне күреп кенә калмыйча, татар кәләшләрен, кияүләрен дә тапкан булган.

Аннан соң төрле елларда Бөтендөнья татар яшьләр форумына, Татар Конгрессы җыеннарына, әниләре белән килүчеләр, хәтта яшәргә калучылар да булды.

Кечкенәдән татар белән гаилә кору тәрбиясен сеңдергән яшьләр милли гаилә коруга бик җитди карый. Австралиядә татарга өйләнү, өйдә татарча сөйләшү таләбе катгый итеп куелган. Җирле татарлар бер-берсенә туган булганлыктан, кияү һәм кәләш табу шактый кыен дип сөйләгән иде Азатлыкка Австралиядәге татарлар белән якыннан танышып кайткан Рәзинә Исмагыйлева.

XS
SM
MD
LG