Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 09:57

Казан үзәгендә керәшеннәр үз утраучыгын булдыра


Тихвин чиркәвендәге язулар. Архив фотосы.

Тихвин чиркәвендәге язулар. Архив фотосы.

Казан керәшеннәр мәдәният үзәген төзекләндерү өчен Татарстан хөкүмәте 58 миллион сумга якын акча бүлеп биргән. Керәшеннәр республика җитәкчелеге аларны таный башлады дип саный.

Керәшеннәр мәдәният үзәге Тихвин чиркәве янында урнашкан. Ул инде керәшеннәргә күптән бирелсә дә, акча булмау сәбәпле, бина төзекләндерелмәгән килеш торган. Менә хәзер республика бу эшкә 58 миллион сумга якын акча бүлгән. Татарстан республикасы керәшеннәре иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илья Михайлов Азатлыкка әйтүенчә, әлеге акчалар килеп җитүгә, алар төзекләндерү эшенә керешәчәк һәм бер елда аны тәмамларга да уйлый. Аның сүзләренчә, ике катлы бинаны төзекләндерү өчен 58 миллион сум гына аз икән, тагын 30 миллионлап кирәк булыр дип саный. Аны алар иганәчеләрдән җыймакчылар һәм тиз арада җыячакларына шикләнмиләр

“Керәшеннәр мәдәният үзәге бинасы Казанның Михаил Худяков урамындагы 11нче йортта, Тихвин чиркәве каршында булачак.

Керәшен оешмасына бирелгән борынгы йорт, Яndex харитасыннан

Керәшен оешмасына бирелгән борынгы йорт, Яndex харитасыннан

Бу күптән төзелгән йорт. Аның диварларын кулланырга була, әмма түбәсе, таш арасындагы бүлекләрен, тәрәзәләр, ишекләрне алмаштырырга кирәк. Кыскасы эше шактый”, ди Михайлов.

Аның сүзләренчә, керәшеннәр үзәкләре өчен Арча кыры зираты янында, ягъни Николай Ершов урамындагы 18нче йорт бирелер дип өметләнгән, чөнки заманында анда керәшен татарлары белгечләрен әзерли торган техникум булган.

Николай Ершов урамындагы 18нче йорт

Николай Ершов урамындагы 18нче йорт

“Ул керәшеннәр акчасына төзелгән. Элекке Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевтән шул бинаны сораган булганнар. Мин үзем ул очрашуда юк идем. Әмма аны Казан шәһәр башлыгы булып эшләгәндә Камил Исхаков саткан дигәннәр. Шуңа алмаш буларак шушы йорт тәкъдим ителгән. Әлбәттә, Ершов урамындагы йортны ала алмавыбыз үкенечле. Хәзер сезгә бина бирелде инде дип кенә җавап кайтара алалар.

Экспертиза ясый башлагач, Худяков урамындагы бинаның бик таушалган булуы ачыкланды. Аны төзекләндерү өчен акчаларны җиде еллап көттек. Бик күп вакыт узса да, аны ала алуыбызны зур уңыш дип саныйбыз. Димәк республика җитәкчелеге керәшен халкын һәм аларның проблемнарын таный башлады. Бирелгән акчалар шуңа дәлил”, ди Илья Михайлов.

Республика җитәкчелеге керәшеннәрне таныса да, фән хезмәткәрләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары аларны керәшен татарлары буларак кабул итмәүгә борчыла ул. Берничә ел элек кенә керәшен татарлары дип йөртелсәләр дә, хәзер алар үзләрен татар дип әйтүгә риза түгел. Шуңа алар яңа үзәкне эшләтеп җибәргәч, анда керәшен халкы тарихын өйрәнүне төптән башламакчы була. Шулай ук әлеге үзәктә музей, типография, “Бәрмәнчек” фольклор ансамбле урнашачак. Типографиядә басмаларның нинди әлифба белән чыгачагын Михайлов әлегә белми. Билгеле булганча, керәшеннәр арасында чиркәү шрифтын кулланырга өндәүчеләр дә бар.

Илья Михайлов. kazved.ru фотосы.

Илья Михайлов. kazved.ru фотосы.

“Керәшен әлифбасын куллану кирәктер дип санамыйм. Тихвин чиркәвендә чаңнар элеп куйдылар, анда керәшен әлифбасы белән язганнар. Димәк тарихи бу әлифба булган. Менә хәзер газетларны керәшен шрифтлары белән чыгару кирәк микән, бу хакта әйтә алмыйм”, ди ул.

Михайлов соңгы елда керәшен яшьләренең активлашып китүенә соклануын яшерми.

“Аларның күптән түгел Казанда зур корылтае узды һәм мине анда яңгыраган фикерләр шаккаттырды. Алар “мин керәшен” дип кычкырып әйтергә мөмкиннәр һәм алар кыенсынмый, аларны беркем мыскыл итми. Ә без үскән вакытта мин үземне керәшен дип тә белмәдем, ә керәшен татары дип саный идем.

Гомумән, республика керәшен оешмасы тарафыннан соңгы елларда күп чаралар оештырылды: “Бәрмәнчек” ансамбле бар, “Туганайлар” газеты чыга, “Айбагыр” җәйләве, “Туым җондызы” һәм башкалар. Төрле шәһәрләрдә күчмә утырышлар уза башлады. Соңгысы Алабугада үтте. Хәзер керәшеннәрнең бар икәнен күп кеше белә. Без Казанда “Ак Барс” үзәгендә дә, Дуслык йортында да җыела алабыз. Ишекләр ачык, әмма без әлегә квартирант хәлендә. Тиздән инде үзебезнең төп йортка чыгачакбыз. Казанның нәкъ уртасында Тукайның Печән базары дип язган урыннарында керәшен утраучыгы булуы начармени? Тихвин чиркәве янында зур хач куюга ирештек, чәчәк бакчасы ясадык. Бик матур. Үзәкне дә төзекләндерсәк... ”, ди Михайлов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG