Accessibility links

Кайнар хәбәр

Благовещенскиның кулга алынган элекке мэры Дәүләт думасына намзәт буларак тәкъдим ителгән


Коррупциядә гаепләнгән элекке мэр 24 сентябрьгә кадәр сак астында калачак.

Коррупциядә гаепләнеп СИЗО да утыручы Благовещенскиның элекке мэры Александр Мигуля Русия Дәүләт думасына депутатлыкка намзәт статусын алган. Бу хакта өлкә сайлау комитеты сәркатибе Татьяна Нырковага сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, Мигуля Думага үз-үзен тәкъдим итүче буларак бара. Атнакич көнне сайлау комиссиясе Мигуляның ышанычлы кешеләрен теркиячәк һәм махсус сайлау хисабы ачылачак.

12 июль көнне өлкә мәхкәмәсе Мигуляның шикаятен канәгатьләндермәде һәм аны 24 сентябрьгә кадәр сак астында калдырды.

Мигуля 2004 елдан бирле Благовещенски мэры булды, 2009 елда сайлау җиңде, әмма бер елдан соң губернатор карары белән вазифасыннан азат ителде. Элекке мэрны бюджет акчаларын максатчан кулланмау һәм вазифаларыннан файдалануда гаеплиләр.

Русия Дәүләт думасына сайлау 18 сентябрьдә узачак.

XS
SM
MD
LG