Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яровая кануннары" сәбәпле VPN-провайдер Русиядә эшләүдән туктый


Аноним рәвештә интернетка керергә мөмкинлек биргән Private Internet Access хезмәте Русиядә эшләүдән туктый. Шулай итеп ширкәт трафик саклаган серверларны ил эчендә тотмаячак. Ширкәт моның сәбәбе итеп "Яровая кануннары"н атады.

Private Internet Access хезмәте интернет кулланучыларына сайтларга аноним буларак керү мөмкинлеген бирә. Трафик тулысынча шифрлана һәм беркем дә кулланучыларның интернетта утыру "тарихын" күрә алмый. Тик июнь азагында кабул ителгән, халыкта "Яровая пакеты" исемен йөрткән канун нигезендә барлык оешмалар моннан бирле шифр ачкычларын ачарга тиеш була.

PIA оешмасы чыгарган рәсми белдерүдә "Русиядә урнашкан серверлар кисәтүсез Русия хакимиятләре тарафыннан яулап алынган" диелә. Китү сәбәбе булып нәкъ Яровая кануны атала. VPN-провайдер белдергәнчә, ул кулланучыларның язышуын саклау һәм кирәкле очракта аны тиешле органнарга тапшыру пунктына каршы.

Русия Дәүләт думасы депутаты Ирина Яровая һәм Федерация шурасы әгъзасы Виктор Озеров тарафыннан тәкъдим ителгән кануннар пакеты 7 июль көнне Русия президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланды. Алар арасында бер канун операторларга һәм "мәгълүматны тарату оешмаларына" ярты ел дәвамында кулланучыларның язышуларын һәм сөйләшүләрен сакларга куша. Элемтә операторлары белдергәнчә, бу гаять зур чыгымнарга китерәчәк, нәтиҗә буларак, элемтә хезмәте бәясе берничә тапкыр артачак.

XS
SM
MD
LG