Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илеш районында ике мең еллык каберлек табылды


Илеш районында ике мең еллык каберлек табылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:07 0:00

Башкортстанның Татарстанга чиктәш Илеш районында археологлар ике мең ел элек яшәгән кешеләр сөякләренә юлыккан. Тарихчылар фикеренчә, алар аучылык һәм көтүчелек белән көн күргән. Әлеге каберлектә җиз бизәнү әйберләре, савыт-саба да табылган. Тикшерү эшләренә Самар белән Уфа археологлары җәлеп ителде. Археологлар монда тагын бер каберлек булырга тиеш дип исәпли. Илештә табылган әйберләр Самарга җибәреләчәк һәм соңрак музейга тапшырылачак.

XS
SM
MD
LG