Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хельга Шмид: Европа Берлегендә кырымтатарларны яклау мәсьәләсе даими күтәрелә


Шмидның Киевта Җәмилев һәм Чубаров белән очрашуында кырымтатарларны яклау мәсьәләсе күтәрелгән.

Европа Берлегенең тышкы сәясәт хезмәте баш сәркатибе урынбасары Хельга Шмид Киевта кырымтатар халкы юлбашчылары – Украина президентының кырымтатар халкы эшләре вәкиле Мостафа Җәмилев һәм Кырымтатар Милли Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров белән очрашкан.

Җәмилев матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Шмид хәзерге вакытта Европа Берлегендә кырымтатарларны яклау мәсьәләсе күтәрелүен әйткән. Аеруча да Кырымда Милли Мәҗлес эшчәнлеге тыелгач бу мәсьәләгә игътибар арткан.

Җәмилев һәм Чубаров дипломатка Кырымда тыныч халыкны урлау һәм үтерү, халыкны куркыту һәм эзәрлекләү, шулай ук сак астында тотылучы 18 кырымтатары турында сөйләгән.

Русия Кырымны басып алганнан бирле кырымтатарларга карата басым дәвам итә. Бу хакта хокук яклаучылар әйтә килә, әмма Мәскәү моны кире кага.

XS
SM
MD
LG