Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ тапшырулар идарәчеләре рәисе Джеф Шелл Русиягә кертелмәде


Джеф Шелл
Джеф Шелл

АКШның читкә тапшырган програмнарын багучы идарәчеләр шурасы рәисе Джеф Шеллны Русия визасы булуга карамастан Мәскәү һава аланыннан кире борып җибәрделәр.

АКШның чит илләр өчен әзерләнгән тапшырулар идарәсе башлыгы Джеф Шелл Русиягә кертелмичә Мәскәүнең Шереметьево һава аланыннан кире борып җибәрелгән. Шелл Мәскәүгә 13 июль төнендә Прагадан Амстердам аша килгән.

Русия визасы булуга карамастан чик буе хезмәте аны илгә кертмәгән. Шелл сүзләренә караганда, ул берничә сәгать ябык бүлмәдә көтеп утырган. Һава аланы рәсмиләре аңа "Русиягә керүне тыю" турындагы документны күрсәткән, бу күрсәтмәнең вакыты чикләнмәгән, ягъни "гомерлек" булуын аңлаткан. Аны Мәскәүдән кире Амстердамга иртәнге 5тә җибәргәннәр.

Шелл Мәскәүгә чит тапшырулар идарәсе шурасының тагын берничә әгъзасы белән килгән иде. Бүген алар АКШның Русиядәге илчесе белән очрашты. Шелл идарәчеләр шурасы рәисеннән тыш АКШның NBC телевидение челтәре башлыгы да.

XS
SM
MD
LG