Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:53

АКШ террорчылыкта шикләнелгән ике Русия ватандашына карата чикләүләр кертте


Айрат Вахитов

Айрат Вахитов

Әлеге исемлектә Татарстаннан Айрат Вахитов та бар. Ул күптән түгел Истанбул һава аланындагы шартлаудан соң Төркиядә кулга алынды.

АКШ Русиянең ике ватандашын чикләүләр исемлегенә кертте. Алар террорчылыкта шикләнелә. Бу хакта АКШ финанс министрлыгы хәбәр итә.

Исемлектә ике ел Гуантанамо төрмәсендә утырып чыккан чыгышы белән Чаллыдан булган Айрат Вахитов бар. Ул Истанбул һава аланында теракт оештыруда шикләнелә. Русия аны исламчыларны яклауда гаепли. Үзе ул тыелган төркемнәр белән элемтәдә булу турындагы гаепләүләрне кире кага.

Чикләүләр исемлегенә шулай ук Русиядә һәм башка кайбер илләрдә тыелган “Ислам дәүләте” сугышчылар төркеменә ант китергән Аслан Бутукаев эләккән. Русия тикшерүчеләре Бутукаев 2011 елда Домодедово һава аланында теракт оештыруга катнашы бар дип саный.

АКШ финанс министрлыгы илнең иминлегенә куркыныч тудырган кешеләргәр карата чикләүләрне даими кертеп тора. Аларның АКШтагы банк хисаплары туңдырыла, ә американ ширкәтләре һәм шәхси кешеләргә алар белән финанс эшләр алып бару тыела.

XS
SM
MD
LG