Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 22:54

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Махачкалада урланган ике кешенең туганнарына 123 мең евро түләтү карарын чыгарды


Дагыстан ватандашлары булган әлеге кешеләрне моннан дүрт ел элек машинага утыртып билгесез тарафка алып китәләр.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русияне 2012 елны Махачкалада урланган ике кешенең туганнарына 123 мең евро түләтү карарын чыгарды.

"Кавказский узел" хәбәр итүенчә, Сираҗетдин Алиев һәм Газимагомед Абдулаевны Махачкала үзәгендә ЮХИДИ киемендәге хезмәткәрләр туктатып машиналарыннан көчләп чыгарып билгесез тарафка алып китәләр. Боларның барысы да халык күз алдында эшләнә.

Туганнарының сүзләренә күрә башта аларны полиция бүлегенә алып килгәннәр, аннары Ставрополь өлкәсенә алып чыкканнар. Шуннан соң аларның язмышы билгесез.

Хакимият әлеге кешеләрне урлау булганын кире какмый, әмма анда хакимиятнең көч структуралары катнашуын инкарь итә.

XS
SM
MD
LG