Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия эчке эшләр министрлыгы террор җинаятьләренең 73% артуын хәбәр итә


Соңгы елда Русиядә террор өлкәсендәге җинаятьләр өчен җаваплылык кырыслатылды.

Ел башыннан Русиядә 1300дән артык террор җинаяте ачыкланган. Бу узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 73% күбрәк. Әлеге мәгълүматлар Русия эчке эшләр министрлыгы сәхифәсендә китерелә. Террор җинаятьләрнең ни сәбәпле арту мөмкинлеге турында мәгълүмат юк.

Соңгы елларда Русиядә террор җинаятьләр өчен җаваплылык шактый кырыслатылды. 7 июль көнне Русия президенты Владимир Путин "Яровая кануннарын" имзалады. Анда террор җинаятьләр өчен җаваплылык 14 яшьтән үк карала, "мәгълүматны тиешле урынга җиткермәү" һәм чуалышларда катнашуга өндәү өчен шулай ук җинаять җаваплылыгы каралган. Моннан тыш элемтә операторлары барлык телефон сөйләшүләрен һәм смсларны яздырып калып сакларга тиеш.

Шулай ук Русиядә алдашу маддәсе нигезендә җинаятьләр 25% арткан. Беренче ярты елда 112 меңгә якын җинаять теркәлгән. Аларны ачу 8% кимегән.

Җинаять эшләре нигездә эшмәкәрләгә ачыла. Хокук яклаучылар фикеренчә, әлеге маддә нигездә хакимиятнең бизнеска басымы өчен кулланыла.

XS
SM
MD
LG