"Эхо Москвы" баш мөхәррире Алексей Венедиктов публицист Андрей Пионтковский эше нигезендә ФСБ радионың интернет сәхифәсенең барлык мөхәриррләр исемлеген соравын әйтте. Бу хакта Венедиктов үзенең “Твиттер” битендә язды.
Июль башында ФСБ радио бинасына килеп “Эхо Москвы”ның Пионтковский белән язышкан барлык хатларын алды. Бу хатларны алу ел башында радионың сайтында урын алган Пионтковский мәкаләсенә бәйле дип аңлатылды. ФСБ фикеренчә, анда Русиянең бөтенлегенә куркыныч янаган гамәлләр кылуга чакырулар булган.
Пионтковский үзе быелның февралендә “Шартларга әзер бомба” дигән язмасы өчен җинаять эзәрлекләнүеннән куркып илдән китте. Мәкаләдә автор Чечняга Русиядән чыгарга кирәк дип әйткән иде. Чечня депутатлары мәкаләгә протест белдергәннән соң ФСБ тикшерү башлады.