Accessibility links

Кырымтатар конгрессы башкарма комитеты Искешәһәрдә җыелачак


Искешәһәр татарлары 2014 елда Русиянең Кырымны аннексияләвенә каршы урам җыеннары уздырды
Искешәһәр татарлары 2014 елда Русиянең Кырымны аннексияләвенә каршы урам җыеннары уздырды

Дөнья Кырымтатар конгрессы башкарма комитетының чираттагы утырышы 29-31 июль көннәренә билгеләнгән. Соңгы утырыш Вильнюста узган иде.

Төркиянең Искешәһәр каласында 29-31 июль Бөтендөнья кырымтатар конгрессы башкарма комитеты утырышы үтәчәк. Очрашуга Украина президентының кырымтатар мәсьәләләрендәге киңәшчесе Мостафа Җәмилев, Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаровның килүләре көтелә.

Утырышның беренче көнендә Төркиядәге кырымтатар оешмаларының берлеге (платформасы) корылтае үтәчәк. Кырымтатарларның ветеран җитәкчесе Мостафа Җәмилевка 30 июль Искешәһәр Анадолу университетының шәрәфле докторы исеме тапшырылачак.

31 июль Җәмилев һәм Чубаров шәһәрнең мәдәният сараенда халык белән очрашып сорауларга җавап бирәчәк. Соңгы тапкыр Бөтендөнья кырымтатар конгрессы башкарма комитеты 11-12 апрель Вильнюста җыелган иде.

Май аенда Бөтендөнья кырымтатар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Эрвин Ибрагимов Бакчасарайда югалды. Бүгенгә кадәр аның кайда булганы билгесез.

XS
SM
MD
LG