Accessibility links

Кайнар хәбәр

Велосипед һәм скутерда хаҗга киткән егетләр Азәрбайҗан татарлары белән очрашты


Теплоходта авыз ачу. inCity.az фотосы.
Теплоходта авыз ачу. inCity.az фотосы.

Өч айда Мәккәгә барып җитәргә планлаштырган егетләр Бакуда татарлар белән очрашты. Аларның сәфәре дәвам итә.

Татарстаннан велосипед һәм скутерда утырып хаҗга киткән Булат Насыйбуллин һәм Марат Фәйзи Бакуга килеп җитеп андагы татарлар белән очрашкан. Егетләр Азәрбайҗанның истәлекле урыннары һәм Гейдар мәчете белән дә танышкан. Татарларның бу якларга килеп эләгүе белән кызыксынганнар. Азәрбайҗандагы татар оешмасы вәкиле Эмин Рамазанов белән Каспий диңгезендә теплоходта авыз ачканнар. Бөтендөнья азәрбайҗаннар конгрессының Татарстандагы рәисе Сарраф Кәримов хаҗга чыгучыларны торак һәм ризык белән тәэмин иткән. Егетләр сүзләренчә, Кәримов аларның шулай Русиядән кадәр велосипед һәм скутерда юлга чыгуына сокланган. Егетләргә ярдәм итүне үзенең бурычы дип санаган.

Булат Насыйбуллин (с), Сарраф Кәримов һәм Марат Фәйзи
Булат Насыйбуллин (с), Сарраф Кәримов һәм Марат Фәйзи

Баштарак егетләр хаҗга Азәрбайҗанга кереп тормыйча туры Грузия аркылы гына китмәкче булса, ниндидер проблемнар чыгу сәбәпле, Баку аркылы барырга булганнар. Азәрбайҗаннан соң алар Грузия, Төркия, Кыпрыс, Мисыр, Үрдүн, Согуд Гарәбстаны буйлап сәфәр кылачак.

“Кыпрыстан Мисырга очкыч булырга тиеш”, ди Булат. Мисырдан алар йә Үрдүнгә, йә турыдан-туры Согуд Гарәбстанына юл алырга телиләр.

Азәрбайҗанга кадәр алар “куркыныч очрарга мөмкин булган” Калмыкстан һәм Дагыстан, аннары Чечня, Осетия юлларын икәүләп гизгән.

"Алар юлда очраган халыкның ачык күңелле һәм ярдәмчел булуын әйтте", дип яза inCity.az сәхифәсе.

Булат Казаннан Рамазан аенда, 7 июньдә чыгып китте. Марат аны скутерда бераз соңрак куып җитте. Алар өч айда Мәккәгә барып җитеп Хаҗ кылырга ниятли.

Насыйбуллин 2015 елда да хаҗга барырга талпынып караган. Ул Мәккәгә Азәрбайҗан, Иран, Күвәйт аша 5400 чакрым узып барырга теләгән. Тик Якын Көнчыгышта "Ислам дәүләте" исемле сугышчан оешма һәм сугыш килеп чыккач, юл тагын да катлауланган. Башта планлаштырган сәфәрдә “Аллаһка якынаю юлы” дигән документаль фильм төшерергә, турыдан-туры репортажлар биреп барырга да теләгән. Тик быел исә “шыпырт” кына бару ысулын сайлаган. Булат Иран һәм Кувәйт аша сызылган юлын, Төркия һәм Мисыр кебек махсус виза сорамаучы илләргә һәм сугыштан ерак торучы юлларга алмаштырган.

“Яңа туган сабый бала кебек гөнаһлардан чистарып кайтырга телим. Хәдис шуны вәгъдә итә”, ди. Очкычта очып кына тиз барып кайту аны ризалата алмаган. “Тагын да ихласрак юлны сайлыйсым килде”, ди ул. Бу идея бала чагында ук күңеленә кергән. Күптән инде җәяүләп Мәккәгә чыгып китәргә теләгән, тик фикердәшләр тапмаган.

XS
SM
MD
LG