Accessibility links

Кайнар хәбәр

Биләрдә "Сәләт" форумы тәмамланды


Сәләт форумы яшьләре янына Татарстан президенты килде
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:49 0:00

14 июльдә Татарстанның Биләр музей-тыюлыгында халыкара яшьләр уку-укыту "Сәләт" форумы тәмамланды. Быелгы форумның төп темасы – "Күңел экологиясеннән табигать экологиясенә" дип аталды. 13 июльдә сәләтле яшьләр янына Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килде.

"Сәләт-Биләр" аланына сәяхәтебез “Бәләкәч” балалар мәйданчыгыннан башланды. Анда инде сәлкешләрнең (сәләтле кеше) балалары уйный иде. Казаннан Гөлназ Таһирова сүзләренчә, әлеге мәйданчыкка ул 1нче сыйныфны тәмамлаган улы белән килгән. Алар өчен бу урын ел саен килә торган матур гадәткә әйләнгән.

“Ул бирегә 3 яшьтән бирле йөри. “Бәләкәч” чынбарлыкта балалар бакчасын хәтерләтә. Балалар биредә рәхәтләнеп урамда уйный, үзара дуслашалар һәм ел буена шул тәэсирләрне саклыйлар”, ди әни кеше Азатлыкка.

Узган ел мәйданчыкта ТНВда “Күчтәнәч” тапшыруын алып баручы Әлфинур Яркәева булса, быел бирегә нәниләр белән аралашу өчен балалар шагыйрәсе, “Шәһри Казан” газеты журналисты Йолдыз Шәрәпова килгән. Гөлназ Таһирова фикеренчә, әлеге алан өчен түләү чыгымнары үз-үзен аклый һәм бирегә балаларны җибәрергә була.

Берничә ел "Сәләт"нең актив әгъзалар булган Рәдиф һәм Рүзәл Әхмәдиевләр фикеренчә, форумга балалардан башлап, яшүсмерләр, җитәкче-башлыклар, сәхнә йолдызлары, президент килмәсен, биредә алар барысы да “тигезләшә” икән.

“Әгәр кеше үзе гади булмаса, ул бөек булып санала алмый. Шуңа да "Сәләт"кә нинди генә кешеләр килсә дә, алар башкаларны түбән күрми, бертигез булып санала, бертигез күрә, хөрмәт күрсәтә”, ди Рүзәл Әхмәдиев. Энесе Рәдиф исә, әгәр дә балалар һәм оештыручыларның инициативасы булса, "Сәләт" һәрвакыт яшәячәк, дигән фикердә. Билгеле инде, моның өчен дәүләтнең дә ярдәме булу кирәк дип саный ул.

Самардан килгән Сабир Галимуллин сүзләренчә, "Сәләт"кә килгән балалар барысы да, теләсә-теләмәсә дә, татар телендә сөйләшә башлый. Сәбәбе – татар мохите булу.

“Бер "Сәләт" аланы гына балаларга кыска вакытта барлык кирәк әйберләрне бирә. Беренчедән, бу – белем, икенчедән – аралашу, өченчедән – татулык һәм дуслык”, ди Сабир.

"Сәләт" проектлары җитәкчесе, галим Җәүдәт Сөләйманов сүзләренчә, балаларны "Сәләт"кә ачык йөз, әйбәт укытучылар белән шөгыльләнү, катнашучылар белән балаларча түгел, ә үз тиңнәре кебек сөйләшү һәм аларның сәләтен ачарга тырышу җәлеп итә.

“Балалар шуны тоя һәм "Сәләт" аланнарына, мохитенә керергә тырышалар. Алар монда сәләтләрен ачарга ярдәм итүчеләр белән очраша”, диде Җәүдәт әфәнде Азатлык радиосына.

13 июльдә Биләрдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та булды. Беренче эш итеп ул форумда катнашучыларны фотосурәткә төшереп, аларны үзенең Instagram битенә куйды.

“Сезне төшереп Instagram'га куйдыйм, мактандым. Чынлап торып әйткәндә, ел саен монда бик сагынып киләбез, сезне күрәбез. Менә шушы изге җирдә, шундый матур безнең урыныбыз бар. Иң булдыклы, иң уңган яшьләребез монда җыела һәм сез монда бер-берегез белән танышасыз, күп кенә яхшы һөнәрләргә өйрәнәсез, укытучыларыгыз бар. Шуңа күрә "Сәләт"нең эчтәлеген киләчәктә тормышыгызда гел алып барырга кирәк”, дип мөрәҗәгать итте ул сәлкешләргә.

Шул рәвешле 9-14 июльдә Татарстанның Алексеевски районы Биләр музей-тыюлыгы җирлегендә V халыкара яшьләр уку-укыту "Сәләт" форумы үтеп тә китте. Биредә быел биш меңнән артык кеше катнашты диде оештыручылар.

Форум кысаларында Биләрдә 20дән артык белем бирү мәйданчыгы эшләде. Мисал өчен, "Эко-Татарстан" чатырында катнашучылар Татарстан президенты ярдәмчесе Наталия Фишман белән очрашып аңа да сораулар бирә алды. Спорт мәйданчыгында волейбол беренчелеге узды. "Кара-каршы" чатырында "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" телевизион уены үтте. Быел беренче тапкыр "Сәләт" ветераннарының эшлекле форумы оештырылды. Анда "Сәләт" эшмәкәрләре ассоциациясе булдырылачагы да әйтелде.

XS
SM
MD
LG