Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:10

25 мең татарстанлы бурычлары аркасында чит илгә чыга алмый


Татарстан буенча мәхкәмә приставлары федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары вазыйфасын башкаручы Эльвира Лабашова

Татарстан буенча мәхкәмә приставлары федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары вазыйфасын башкаручы Эльвира Лабашова

Республикада бурычлары аркасында чит илгә чыга алмаучылар саны быел ике тапкыр артып 25 меңгә җиткән. Бу хакта Казанда үткән матбугат очрашуында Татарстан мәхкәмә иҗрачылары (пристав) федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары вазифасын башкаручы Эльвира Лабашова хәбәр итте.

25 мең татартсанлы бурычлары аркасында чит илгә чыга алмый. Мондый чикләүләр мәхкәмә кушканны үтәмәүчеләргә, алимент түләмәүчеләргә, җинаять кылып зыян салучыларга, административ штрафлар бурычлары 10 мең сумнан артучыларга карата кулланыла.

Татарстандагы мәхкәмә иҗрачылары федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары вазифасын башкаручы Эльвира Лабашова сүзләренчә, чит илгә чыгу хокукыннан мәхрүм булучылар арасында ял итәргә баручылар гына түгел, ә эш сәфәре белән йөрүчеләр дә бар.

“Шуңа да чит илгә юл алыр алдыннан мәхкәмә иҗрачылары сайтларына күз салып, үзегезнең бурычларыгыз булу-булмауны тикшерсәгез иде”, дип киңәш бирде Лабашова матбугат очрашуында.

XS
SM
MD
LG