Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:25

14 июльдә Казанда “Татар филологларын әзерләүнең бүгенгесе һәм киләчәге” дигән темага матбугат очрашуы узды. Биредә КФУның татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре, кимчелекләре һәм куанычлары турында сүз алып бардылар.

Татар-информда үткән матбугат очрашуында сорауларга төп җавап бирүче буларак Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөдире Рәдиф Җамалетдинов татарча укыту кимемәячәк дип ышандырырга тырышты. Башкалардан аерылып, кабул итү кампаниясен алданрак ябу сәбәбен дә аңлаттылар.

“Гомуми балл җыю өчен, БДИ нәтиҗәләре белән беррәттән эчке имтихан да бирү кирәк. 20 июльдә татар теленнән имтихан кабул итәбез,” диде институт мөдиренең уку-укыту эшләре өчен җаваплы урынбасары Рамил Мирзаһитов.

Бер урынга алты кешедән дә артып китә

Абитуриентлар саны быел 400дән артып киткән. Соңгы биш елда мондый күрсәткечләр булмаган. Гаризалар өч белгечлеккә алынган: татар теле-әдәбияты, инглиз теле һәм татар теле әдәбияты, башлангыч мәктәп. Җамалетдинов белдеренчә, татар филологиясе бүлегендә барлыгы 232 бюджет һәм 114 түләп уку урыннары каралган. Конкурс зур - бер урынга алты кеше, хәтта сигезгә дә тулырга мөмкин икән. Мәсәлән, татар теле-әдәбияты, инглиз теле белгечлегенә 20 бюджет урынына 169, филология юнәлешендә 25 урынга 156 гариза кабул ителгән. Татар теле-әдәбияты, башлангыч мәктәп белгечлегендә 25 урынга 49 кеше дәгъва кыла. Әлеге белгечлек - министрлык соравы белән булдырылган, әлеге укучылар өчен Татарстан хөкүмәте түлиячәк.

Татар әдәбиятынан имтихан кирәкми

Татар теле-әдәбияты белгечлегенә керер өчен татар әдәбиятыннан БДИ бирәсе юк. Университетлар таләп итмәгәнгәме, быел әдәбияттан БДИны бары тик бер кеше генә тапшырган.

"Бу хакта кафедрада да, институт күләмендә дә сөйләшүләр булды. Имтихан предметлары саны чикләнгән бит. Мәктәп укучысы мәҗбүри рәвештә рус теле белән математиканы тапшыра, аннан безнең институтка керер өчен җәмгыять белеме һәм татар теленнән имтиханнар бирү таләп ителә. Бала дүрт имтихан бирә булып чыга, бишенче имтихан итеп әдәбиятны куйсак, абитуриент өчен артык катлаулы булыр иде”, диде татар әдәбияты кафедрасы мөдире, доцент Әлфәт Закирҗанов.

Тюркология татарны йотмасмы?

Институтка Татарстаннан һәм Русия төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән дә гариза тапшыралар. Мәсәлән, быел Кытайдан дүрт абитуриент бар. “Татаристика һәм тюркология” бүлеге әнә шул читтә яшәүчеләрне кызыктыра да инде.

“Татаристика ул – татар тормышын үзенә берләштерә торган фән. Бирегә татар теле, әдәбияты, тарихы, мәдәнияте, фольклоры һәм башкалары керә. Тюркологияне дә татар теле һәм әдәбияты нигезендә өйрәнәбез. Аннан тыш Төркия, Кытай, Кыргызстан белән бергәлектә эшлибез. Билгеле сәбәпләр аркасында, кайбер төрек студентлары кайтып китте, әмма шактый өлеше калды. “Тюрксой” оешмасы белән берлектә дүрт конференция оештырылды инде”, дип сөйләде Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире, профессор Әлфия Йосыпова.

Татар мохите ана кулында

Матбугат очрашуында журналистлар тарафыннан татар дәреслекләренә, уку-укыту програмнарына янә тәнкыйть сүзләре әйтелде. Аның өстәвенә, университетның нәтиҗәлелегенә дә шик белдерелде: татар теле дәүләт теле булса да, рус теленнән калыша, димәк, остазлар үз эшен тиешенчә башкармый. Тик татар мөгаллимнәре бу гаепне үз өсләреннән төшерде. Баланы әти-әниләре татар итеп тәрбияләргә тиеш, телне өйрәтеп кенә мохитне татарлаштырып булмый дигән фикер ясалды.

Татарча укырга кергән яшьләр укып бетергәч кая бара, кем булып эшләве дә төгәл әйтелмәде. Барысы да әйбәт, татарча укыту бар, бездә иң яхшы укытучылар, уңай шартлар, бетте-китте. Хәер, КФУның татар галим-белгечләре журналистлар белән ешрак аралашып торырга вәгъдә биреп, шул вакыт конкретрак сөйләшә башларбыз бәлки диде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG