Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбул мәчетләрендә Уфа ислам университеты төзелешенә акча җыялар


Истанбулда мәчетләрдә Уфа ислам академиясе төзелешенә дип акча җыела
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:52 0:00

Истанбул мөфтияте һәм Төркиянең дин эшләре министрлыгы Уфадагы Ислам университеты төзелешенә акча җыя. Университет җитәкчелеге бу хакта берни дә белми.

Истанбул мөфтияте һәм Төркиянең дин эшләре министрлыгының Истанбул бүлеге Уфада Ислам университеты төзелешенә акча җыя. Инде бер ел мәчетләрдә һәм телевидение каналларында реклам бара. “Ятимлек ул әти-әнисез калу гына түгел, ятимлек ул – динсез калу. Русия мөселманнарын ятим итмик” дигән шигар белән Истанбул мөселманнары үзләре теләп сәдакә акчаларын университетка дип бирә.

Русиядә югары дини белем бирүче уку йортлары арасыннан Уфадагы Русия Ислам университеты беренче булып ачылды. Биредә көндезге һәм читтән торып уку бүлегендә 700дән артык шәкерт белем ала.

Рекламада Уфа ислам университеты бинасы өлгесе
Рекламада Уфа ислам университеты бинасы өлгесе

Уфадагы Русия Ислам университетының өч бинасы бар. Берсе – 1906 елда салынган данлыклы Галия мәдрәсәсенең бинасы. Икенчесе – шулай ук тарихи Хәкимия мәдрәсәсенең бинасы. Анда хатын-кызлар белем ала. Уфадагы Русия Ислам университеты уку-укыту эшен шулай ук “Ләлә Тюльпан” бинасында да алып бара. Биредә читтән торып уку бүлеге урнашкан.

Университет ректоры Артур хәзрәт Сөләйман сүзләренчә, Хөсәения мәдрәсәсенең иске бинасы да универстет милеге булып санала. Хәзергә анда төзекләндерү эшләре бара. Уфада тарихи Госмания мәдрәсәсе бинасы да исән. Әлегә хакимият белән руханилар арасында хат алышу бара, аны да мөсеманнар үзләренә кайтарырга, анда укытуны оештырырга тели.

Ректор Азатлыкка бу гына җитми, университетны зурайтырга телибез дип әйтте. "Русия Үзәк Диния нәзарәте тагын бер зур бина сала, анда да безнең бер зур корпус булачак. Аның бер өлеше укытучылар өчен торак буларак оештырырга планлаштырыла", дип белдерде ул.

Артур Сөләйманов
Артур Сөләйманов

Сөләйманов Истанбул мәчетләрендә Уфадагы Русия ислам университеты өчен акча җыюлуы хакында хәбәрдар түгел булып чыкты.

“Минем бу хакта хәбәрем юк. Ләкин берничә ел элек Төркия Диния нәзарате белән берлектә Русия Үзәк Диния нәзарате янында төзелә торган бина турында килешү булган иде. Ул бина тиздән төзелеп бетәчәк, Аллаһ бирса. Әмма ул университет бинасы түгел, ә Үзәк Диния нәзаратенең хакимият комплексы булачак. Аның эчендә безнең шәкертләр, мөгаллимнәр өчен дә урын каралган.

Төркия мәчетләрендә эшнең ничек көйләнгәнен әйтә алмыйм. Безнең аларның дин эшләре идарәсе белән күптәнге килешү бар. Алар бу бинаны төзергә ярдәм итәбез дип әйтте. Быел бу корпус ачылачак дип өметләнәбез. Без килешү нигезендә эшлибез. Төркия ягы бина төзүне үз өстенә алды. Без төзелеш эшенә катнашмыйбыз, боларны алар үзләре хәл итә”, диде ректор Артур Сөләйман.

Сүз уңаеннан, Уфадагы Русия Ислам университеты быел юбилеена әзерләнә, аңа быел 110 ел тула. Октябрь аенда юбилей тантанасын үткәрергә җыеналар. Истанбул мәчетләрендә таратылган реклам кәгазьләрендә төзелеш 2015 елның мартында башланган, 2016 елның көзендә тәмамланачак диелгән. Төзелешнең ничек баруы, аның чыннан да Төркия акчасына төзелү-төзелмәвен белеп булмады. Университет ректоры бу хакта берни белмәвен әйтте, мөфти Тәлгать Таҗетдин ялда булуы сәбәпле аннан да аңлатма алып булмады. Төзелешне дә төшерергә рөхсәт итмәделәр, журналист анда кертелмәде.

Уфа мөселманнарына Төркия ярдәм итсә, Болгардагы ислам академиясе төзелешенә акчаны халыктан туплап булыр дип өметләнәләр. Исегезгә төшерәбез, быел Болгар нигез ташы салынды. Рөстәм Миңнеханов аны бер ел эчендә төзеп бетәргә бурыч куйды. Сигез корпустан торган уку йорты бинасына финанслау федераль бюджеттан да булыр дип әйтелде, әмма Мәскәүдән бер тиен дә акча килмәгән. Һәрхәлдә бу хакта белдерү булмады. Татарстан әлегә бу йөкне үзе генә тарта.

Төзелешне халык белән ерып чыгуга өметләнәләр. Һәрхәлдә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов матбугат аша Болгар ислам академиясенә дә, бер уңайдан Казан Изге ана иконасы чиркәве төзелешенә дә акчаны бергәләп җыйыйк дип кыстады. Ул министрлыктагы хезмәткәрләр бу төзелешләргә бер көнлек хезмәт хакларын күчерүе турында белдерде.

XS
SM
MD
LG