Accessibility links

Кайнар хәбәр
Истанбулга килгән президент Рәҗәп Тайип Эрдоган чыгыш ясый
Истанбулга килгән президент Рәҗәп Тайип Эрдоган чыгыш ясый

Төркиядә гаскәр фетнәсеннән соң Эрдоган чистартулар игълан итә

Шимбәгә каршы төндә Төркия кораллы көчләре илдәге демократияне һәм кеше хокукларын яклау максатында хакимиятне үз кулына алуын белдерде. Төркия җитәкчелеге фетнәнең бастырылуын әйтә. Таң алдыннан Истанбулга килгән президент Рәҗәп Тайип Эрдоган гаскәрдә чистартулар, кайбер югары җитәкчеләрнең кулга алынуын игълан итте.

Төркия премьеры хәрбиләрнең бер өлеше фетнә күтәрде дип белдерде

Истанбулда кораллы гаскәриләр шәһәрнең Европа һәм Азия өлешләрен тоташтыручы Босфор бугазы күперләрен япты.

Премьер-министр Йылдырым Бинали хәрбиләрнең бер өлеше дәүләт түнтәрелеше ясарга маташа дип белдерде.

Төркия башкаласы Әнкарада хәрбиләр һәм хәрби техника хәрәкәтенең шактый җанлануы, шул исәптән хәрби боралакларның бик түбән биеклектә очуы күренә.

Әнкарада яшәүче кайберәүләр Twitter аша шартлау тавышлары ишетүләрен хәбәр иткәннән соң иң популяр социаль челтәрләр Төркиядә ачылмый башлады.

Истанбулда яшәүче Илшат Нәзипов: "Мин Истанбулның (Азия ягындагы) Үскүдәрендә яшим. Бездә ул кадәр куркыныч түгел, әмма Әнкарада хәлләр хөрти диләр. Атышлар Әнкараның иминлек саклау һәм ТРТ телеканалы янында бара. ТРТ бу дәүләт түнтәрелеше дип хәбәр итте. Истанбулда интернет һәм телевидение яхшы эшли.

Истанбулда хакимияттәге Гаделлек һәм тәррәкыять фиркасе башлыгы барлык халыкны урамга, мәйданнарга чыгарга өнди. Банкомат һәм бензин салу урыннарында чират".

Журналист Раил Өметбаев Искешәһәрдә. Аның әйтүенчә, анда дәүләтнең төп ТРТ телеканалы күрсәтми. Шуңа халык вазгыятне "Хәлләр бик начар икән" дип бәяли.

Искешәһәргә керү һәм чыгу юллары ябылган. Facebook, YouTube, WhatsApp әлегә эшли.

Әнкарада ТРТ каналында эшләүче Сәгыйть Хәйри Төркиядә диңгездә ялда. Алар Әнкарага иртәгә кайтырга тиеш. Ул комендант сәгате игълан ителде дип хәбәр итә.

Фетнә турында фотогалерея

Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач: "Түнтәрелешнең һәркайсына каршы тору - мораль принциптыр. Демократиянең җитешсезлекләре булса да, ул иң яхшысы. Аллаһ Тәгалә илебезгә каза бирмәсен", дип яза Facebook битендә.

Эрдоган халыкны урамга чыгарга чакыра

Эрдоган мөрәҗәгате
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:45 0:00

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган CNN Turk телевидениесе аша телефоннан видеомөрәҗәгать ясап, халыкны урамнарга, паркларга, һава аланнарына чыгарга, түнтәрелеш омтылышын туктатырга чакырды.

Аның сүзләренчә, баш күтәргән хәрбиләр моның өчен мәхкәмәләрдә каты җәзага тартылачак. Президент фетнәчеләрнең тиздән бастырылачагын әйтте.

Эрдоган бу көннәрдә Мәрмәристә ялда иде.

"Бер төркем хәрбинең күтәрелеше кебек күренә. Ихтимал, президент бу уенны сәхнәгә куйды. Чөнки халыкны урамнарга чыгарга чакырды. Хәзер без яшәгән районда да автомашиналарның хөкүмәтне яклау гудоклары ишетелә. Кайбер урыннарда атышулар һәм шартлаулар булган. Хәтта рәсми ТРТ телевизион каналында башкүтәрүчеләрнең белдерүе укылды. Ләкин хәрби путч омтылышы уңышсыз тәмамлана дип әйтә алабыз", дип язды Азатлыкка Истанбулда яшәүче галим Надир Дәүләт.

дәвам

XS
SM
MD
LG