“Уфанефтехим” хезмәткәрләре сүзләренә караганда, гидрокрекинг вакытында компрессорлар шартлаган. Гидпрокрекинг дип бензин, дизель ягулык, майлар алу өчен нефтьне водород ярдәмендә 330-450 градуска кадәр җылылып 5-30 МПа басымда эшкәртү атала.
Янгын урынында ике кешенең мәете табылган, яраланган өч кеше ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып барганда мәрхүм булган. Яну мәйданы 300 дүрткел метрга җиткән. Аны сүндерүдә 51 техника, 133 кеше катнашкан. Иртәнгә янгын туктатылган. Ике кешене эзләү бара.
Корбаннар күбрәк булуы да мөмкин. Фаҗиганең төгәл сәбәпләре һәм зыян күләме турында тулы мәгълүмат юк.