Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:49

Станислав Белковскийның Казандагы чыгышыннан дүрт мөһим тезис


Станислав Белковский белән очрашу

Станислав Белковский белән очрашу

15 июльдә Казанның Корстон үзәгендә сәясәт белгече һәм публицист Станислав Белковский чыгыш ясады. Очрашуны Татарстанның оппозион активистлары оештырды. Чарага сәясәт белән кызыксынучылар һәм матбугат вәкилләре килде.

Белковский лекциясенең темасы Татарстандагы демократиягә багышланган булса да, чыгыш әлеге тема чикләреннән чыкты. Лекциядән Азатлык хәбәрчесе конспектын тәкъдим итәбез.

Европа һәм мигрантлар турында

Европа зәгыйфьләнәчәк, мигрантлар басымы аркасында үләчәк, диләр. Болар барысы сафсата. Күпме генә мигрант килсә дә, Европа аларны эшкәртә, йота ала. Шул ук процесс Русия өчен дә актуаль.

Татарстан һәм Миңнеханов турында

Русиянең күпчелек депрессив төбәкләре белән чагыштырганда Татарстанда депрессия бөтенләй сизелми. Монда "менә-менә ниндидер яхшы үзгәреш булачак" дигән хис бар. Татарстан Русия өчен үзенчә Сингапур була ала, янәсе Русиянең европалашу субъекты.

Миңнехановны демократ дип атасам, миннән бөтен кеше көләр иде. Рөстәм Миңнеханов - авторитар җитәкче. Ләкин кем белән чагыштырасың инде. Кадыров белән чагыштырсаң, ул кадәр үк авторитар түгел. Шуны да исәптә тотарга кирәк, бөтен система авторитар булганда, аерым җитәкчеләрнең авторитар булмавы мөмкин түгел.

Русия халкы һәм Путин турында

Бүген Русиядә 86 процент халык "Крымнаш"ны хуплый. Ләкин 1-2 елдан хакимият үзгәрсә, аларның фикере дә үзгәрәчәк. Шуңа күрә хәзерге вакытта ничә кешенең "Крымнаш"ны хуплавы һич тә мөһим түгел.

Көнбатышны Русиянең эчке эшләре кызыксындырмый. Көнбатыш аңа тыгылмаячак. Ул басым юлы белән түгел, ә изоляция юлы белән бара.

Төбәк сәясәтчеләренең федерал дәрәҗәдә көче шактый түбән. Путин моңа берничек тә рөхсәт бирми, бу аның идеологиясенә каршы килә. Шулай да, син ниндидер мәсьәләдә кырыс позициядә икәнсең, ул синең белән исәпләшә. Позицияң кырыс түгел икән, исәпләшеп тормый.

Кешегә чиксез хакимият бирелсә, аның психолргик проблемнары сәяси проблемнар белән бутала ала. Путин белән шундый ук хәл.

Медведев - Путинның сәяси "улы". Аларның "рокировкасы" - Библия сюжеты. Беркем дә үзенең президент вазифасын башка кешегә бирмәс иде, Медведев кебек. Ләкин Путин Медведевка үзенең бурычын кайтарырга тиеш.

Путин халыктан курыкмый. Элекке стадияләрдә курка иде. Хәзер исә ул халык белән идарә итә белә. "Яровая пакеты" кебек детальләр аңа контроль өчен генә кирәк.

Хәзер шундый хис барлыкка килде, янәсе Путинның тирә-яктагылары аннан туйды. Дуслары аның эшләгән эшләреннән канәгать түгел. Аларның бит Көнбатышта элемтәләрне югалтасы килми.

Эрдоган турында

Эрдоганның гафу үтенүе Путин өчен ниндидер дәрәҗәдә җиңү (аның фикеренчә). Бу Эрдоганның Көнбатышта ярдәм һәм терәк таба алмавы белән бәйле. Ул Мөхәммәд Алинең җеназасына АКШка килгәндә, аны куып чыгардылар диярлек. Путин белән яңадан дуслашып Эрдоган Обамага үч итмәкче булды.

Ахырдан Белковский Азатлык радиосының Русиядәге федерализм һәм Татарстан-Русия шартнамәсен озайту мөмкинлеге турындагы соравына аерым җавап бирде. Аның әйтүенчә, Татарстанда президент атамасын калдыру Путинның шартнамәне озайтырга әзер булуын күрсәтә диде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG