Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ницца һөҗүме өчен җаваплылыкны "Ислам дәүләт"е үз өстенә алды


Франция халкы кайгыда
Франция халкы кайгыда

Франциядә 14 июль кичендә булган террор һөҗүме өчен җаваплылыкны "Ислам дәүләте" дип аталган сугышчан төркем үз өстенә алды.

Франц пресс агетлыгы белдерүенчә, Ницца шәһәренең Инглиз яры буенда Бастилияне алу көнен бәйрәм итүчеләрне йөк машинасы белән таптаган кешенең аерым яшәүче хатыны полиция кулында.

Барлыгы 84 кеше һәлак булган, аларның унысы балалар. 200дән артык кеше, шул исәптән иллеләп бала яраланган. Аларның кайберләре үлем хәлендә. Корбаннар арасында чит ил кешеләре дә шактый.

Кешеләрне 19 тонналы йөк машинасында чыгышы белән Тунистан булган Франция ватандашы, 21 яшьлек Мөхәммәд Ләүэйж-Буләл таптаткан.
Полиция аның бу һөҗүменә башка кешеләрнең катнашы булу-булмавын, аның ислам радикализмына бәйле булу мөмкинлеген ачыкларга тырыша. Әлегә аның кайсы да булса террор төркеме белән бәйләнеше булуы ачыкланмаган.

15 июльдән Франциядә өч көнлек матәм игълан ителде.

XS
SM
MD
LG