Accessibility links

Кайнар хәбәр

Турхан Дилмач: Фетнә омтылышы Русия һәм Татарстан белән мөнәсәбәтләргә тәэсир итми


Турхан Дилмач
Турхан Дилмач

Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач Азатлыкка интервьюда Төркиядәге фетнә омтылышы Русия һәм Татарстан белән мөнәсәбәтләргә берничек тә тәэсир итмәячәк дип белдерде.

– Хөрмәтле Консул, Төркиядә булган вакыйгаларны ничек бәяләр идегез?

– Төркиядә кичә түнтәрелеш үткәрергә тырышу булды. Армиябез эчендә оялаган кечкенә төркемнең бу омтылышы беренче чиратта хөрмәтле президентыбыз, хөкүмәт әгъзалары һәм бөтен сәяси партия лидерларының сизгерлеге ярдәмендә тыелды. Халкыбызның бу процесста каршылык күрсәтүе һәм демократияне саклап калырга тырышулары иң төп нокта булды. Каһарман төрек армиясенең зур өлешенең һәм иминлек көчләребезнең фидакарьлеген дә һичшиксез ассызыкларга кирәк.

– Бу чуалышларның сәбәбе нәрсә? Кемнәр һәм ни өчен эшләргә мөмкиннәр?

– Бу түнтәрелешне үткәрергә теләгән кешеләр хәрби көчләребез эчендә оешкан банда әгъзаларыдыр. Бу кешеләрнең хәзерге вакытта АКШта яшәүче Фәтхулла Гүлән исемле кеше белән бәйле булган терор күзәнәкләре булганы аңлашыла. Бу терор оешмасына каршы дәүләтебез барлык оешмалары белән кирәкле адымнар ясый.

– Бу фетнә бастырылмаган булса, Төркиядәге демократиягә ничек тәэсир иткән булыр иде?

– Фетнәчеләр уңышка ирешкән булса, Төркиянең демократиясендә зур яра ачылган булыр иде. Ләкин бу фетнә төрек халкының демократиягә һәм ихтыяр көченә тугры калуын тагын бер кат исбатлады. Бөтен халкыбызның һәм сәяси партияләрнең фетнәгә каршы чыгулары аерым сөенеч бирә.

– Бу фетнәнең нәтиҗәсе нинди булырга мөмкин?

– Бу фетнәнең нәтиҗәсе беренче сәгатьләрдән башлап ук билгеле иде. Халык президентына, хөкүмәтенә, парламентына һәм демократиягә хуҗа була алды, саклап калды. Инде буласы булган, моңа җөрьәт иткәннәр хокук алдында җавап бирергә тиеш булачак.

– Әлеге фетнә Төркия-Русия һәм Төркия-Татарстан мөнәсәбәтләренә нинди йогынты ясаячак?

– Моннан алда биргән интервьюларда да билгеләп үттем, Төркиянең Русия белән булган күршелек һәм Татарстан белән булган кардәшлек мөнәсәбәтләре мәңгедер. Бу уңышсыз фетнә ясап карауның әлеге мөнәсәбәтләргә бер нинди йогынтысы булмаячак.

XS
SM
MD
LG