Мәҗлес рәисе урынбасары Нариман Җәләл белдерүенчә, мәхкәмә мөрәҗәгатьне 14 июльдә кабул иткән һәм мәхкәмә мөрәҗәгатьне өч ай эчендә, ягъни 14 октябрьгә кадәр карарга мөмкин.
Мәҗлесне экстремистик оешма буларак тану һәм тыю карарына каршы аппеляция мөрәҗәгате Русия Югары мәхкәмәсенә 27 майда тапшырылган булган.
Бу елның апрел ахырында Русия хакимиятләре аннексияләнгән Кырымда Кырымтатар халкының вәкилләр сайлау аша оешкан төп оешмасын экстремизмда гаепләп тыйды.
АКШ, Европа Берлеге, Украина һәм Төркия Русиянең бу карарын хөкем итте.