Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядән нәрсә көтәргә?


Фетнәдән соң башланган кулга алулар һәм чистартуларны президент Эрдоган “Аллаһның рәхмәте” дип атады. Кайбер сорауларга җаваплар ачыклана бара.

Төркиядә 16 июльгә каршы төндә булган вакыйгалар тарихка “төрек демократиясенең җиңүе” буларак кереп калыр, мөгаен. Хөкүмәтнең рәсми аңлатмасына караганда, гаскәрдәге кечкенә бер төркем хәрбиләр ил җитәкчелеген бәреп төшерергә теләгән. Алар белән АКШта яшәүче дин әһеле Фәтхулла Гүлән идарә иткән диелә. Бу аңлатма барлык сорауларга да җавап бирер өчен җитәрлек түгел.

Ни сәбәпле фетнәне оештыручылар аның вакытын хәзер сайлаган?

Гаскәрләрнең Төркиянең эчке һәм тышкы сәясәтенең алып барылуы белән канәгатьсезлеге элек тә бар иде. Сәбәпләрнең берсе - Эрдоган хакимиятенең көрдләр белән килешергә теләмәве. Низагка сәяси чишелеш табарга тырышмау илнең көнчыгышында барган сугышны туктатуга киртә булып тора. Хәрбиләр шундый фикердә иде.

Фәтхулла Гүлән инде күп еллар АКШта яши. Эрдоган хакимияте аның хәрби көчләрдәге барлык тарафдарларын юк итте. Кайчандыр “гүләнчеләрне” гаскәргә махсус кертәләр иде, әмма 2002 елда хакимияткә Гаделлек һәм Тәрәккыять фиркасе килү белән хәрби көчләрдән аларны “чистарттылар”. Эрдоганның гаскәрдә үз кешеләре күбәйде. 2013 елдан Эрдоган белән Гүлән арасында сәяси каршылыклар тирәнәйде, Гүлән тарафдарларына Төркиядә көн калмады. Аның белән эшләгән оешмаларны Төркиядә “террор оешмалары” дип игълан иттеләр, йөзләгән кеше төрмәләргә ябылды.

Бу юлы хәрбиләр нигә уңышсызлыкка дучар булды?

Төркия мәгълүмат чаралары "15нән 16сына каршы төндә махсус хезмәтләр мәхкәмә, иминлек көчләре һәм гаскәрдә Гүлән белән хезмәттәшлек итүдә шикләнелгәннәрне кулга алырга җыена иде" дип белдерде. Андый зур чараны сер итеп саклау авыр булганга, “гүләнчеләр” бер төн алдан үзләре “һөҗүм итәргә булган”, диелде.

Фетнәчеләрнең гамәлләре түнтәрешнең яхшы әзерләнмәгәнен күрсәтте. Төркиядә 1960, 1971 һәм 1980 елларда булган түнтәрелешләр вакытында хәрбиләрнең максаты чыннан да мәгълүмат бирүне туктатып хөкүмәтне бәреп төшерү иде. Элекке фетнәчеләрне гаскәр генә түгел, халык та яклый иде. Бу юлы боларның берсе дә булмады. Интернет һәм телевидение үз эшен дәвам итте. Эрдоганны яклаучылар тиз генә үзара оешып урамнарга чыкты. Югары хакимияттәге беркемгә дә зыян тимәде.

Фетнәне чынлыкта кем оештырган?

Вакыйгаларның башланып берничә сәгать эчендә тәмамлануын, фетнәчеләрнең гамәлләре ышанычлы булмавын һәм башка кайбер сәер күренешләрне уйлаганда, фетнәне кем оештырган соң дигән сорау туа. Ил җитәкчелегенең мондый фетнә әзерләнүе турында белми калмавы мөмкин түгел иде ди кайбер белгечләр.

Беренчедән, бер елда берничә террор гамәле булган илдә иминлек көчләре һәм күзләү хезмәте бик яхшы эшләргә тиеш. Мондый зур дәрәҗәдә нәрсәгәдер әзерлек баруын аларның күрми калуы мөмкин түгел.

Икенчедән, 2000 еллардан бирле Төркиядә хәрбиләр махсус күзәтү астында, армиядә Гүлән тарафдарлары булуда шикләнелгән кешеләрне даими табып кулга алып торалар. Уңышка ирешә алмаган фетнәне Эрдоган үзе оештырган булырга мөмкин.

“Аллаһның рәхмәте” белән алга таба ниләр көтәргә?

Гүлән Төркиядә 15 июль кичендә башланган фетнә турында берни дә белмәгәнлеген әйтсә дә, Эрдоган хамиятне бәреп төшерү максаты белән фетнәне Гүлән оештырган диде. Икенче көнне үк хәрби көчләрдә чистартулар башланды. Фетнәчеләргә каршы көрәшәбез, дип Эрдоган хәрбиләр өстеннән контрольне тагын да көчәйтәчәк. Хәрбиләр моңарчы Эрдоганның сәяси амбицияләренә азмы-күпме көндәш була алырдай соңгы көч иде. Ял иткән Мәрмәрис шәһәреннән Истанбулга кайткач Эрдоган бу вакыйгаларны “Аллаһның рәхмәте” дип атады.

Әнкарада парламент каршында халык Эрдоганны яклар өчен җыелды
Әнкарада парламент каршында халык Эрдоганны яклар өчен җыелды

“Бу Аллаһның рәхмәте. Бу безгә кораллы көчләребезне чип-чиста итәргә юл ачачак”, диде президент.

Хакимият фиркасе берничә сәгать эчендә халыкны урамнарга чыгарды. Үзләренең бу уңышын Эрдоган тарафдарлары хакимиятне ныгытыр өчен кулланачак. Фетнә бастырылып берничә сәгать үтүгә 30дан артык генерал, хөкемдарлар, барлыгы 6 меңләп кеше кулга алынды.

Илдә яңа конституция турында сөйләшүләр бара, аның төп яңалыгы президент хакимиятен ныгыту булачак. Мондый фетнәдән соң сөйләшүләр тиз тәмамланыр - халыкны чикләнмәгән вәкаләтләргә ия “супер президент” булдыру өчен яңа конституцияне сайларга дип референдумга алып чыгу авыр булмаячак.

XS
SM
MD
LG