Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:15

Нью-Йорктагы дәү әни васыяте: телебезне саклагыз


Нью-Йоркта бу көннәрдә Сабантуй бәйрәме үтте. Андагы татар тормышын Рокыя Вафалы һәм аның гаиләсеннән башка күз алдына китерү мөмкин түгелдер. Ул гомерен татарлыкны саклауга багышлады, аның турында "гаҗәеп", "риваятьләрдә сөйләрлек шәхес" дигән сүзләр йөри.

Рокыя Вафалы 1926 елда Кытайның Хайлар төбәгендә, татар гаиләсендә дөньяга килә. Анда күп булган урыслар, башка милләт кешеләре арасында үсеп, русча гимназиядә белем алса да, әти-әнидән татар тәрбиясен сеңдереп кала.

"Мин татар тәрбиясе алган кеше, үлгәнче татар булачакмын", ди ул. Рокыя апа белән Нью-Йоркның Лоң Айленд районында урнашкан өендә сөйләшеп утырабыз. Бу аның кызы Сәидәнең өе. Икесе дә татар милли тормышында кайный.

"Америка татарлары барлык татарларга үрнәк була ала"

Килеп кергәч ук монда Татарстанда алган милли әйберләр күзгә ташлана, татарча китаплар, рәсемнәр күп. Милли тормышка зур өлеш керткән өчен бирелгән медаль дә түрдәге пыяла шкафта тора.

Рокыя апа рәсемнәргә карап балаларын, оныкларын, аларның балаларын санап китә. Ул ире Абдулла Вафалы белән ике бала үстерә. Аларның оныклары да хәзер инде шактый зур. Рокыя апа "оныкчыкларым, минем кечкенә чакта нинди булганымны белергә тели, аларга Кытай, бала чагым турында сөйлим", ди.

Аларга карап ул бер сөенә, бер көенә. Балаларга һәм оныкларга татарлыкны сеңдерә алдым, ә оныкларның кызларын татар итә алмадым дип куңелен тырнаган хисләре белән уртаклашты.

Рокыя апа 1953 елда, хакимияткә коммунистлар килгәннән соң Кытайда сәяси вазгыять катлауланып киткәч, кайбер татарларны кулга алулар башлангач анннан качарга карар кыла, Америкада яңа тормыш башларга уйлый. Килгәч үк татар идарәсенә кереп, андагы милләтне саклау, яшьләрдә татарлыкны саклап калу эшенә керешә. "Манһэттенда китапханә бар иде, анда гарәп хәрефләре белән язылган материаллар алып үзебез Әлифба яздык, аны бастырдык һәм шул дәреслек белән һәр атна ахырында балаларга татар телен укыттык", дип яшьлек елларын искә алды ул. "Татар чаралары, бәйрәмнәре өчен театрлар да оештырдык, аларда төп рольләрне үзебезгә башкарырга туры килде, бездә артистлар юк иде," ди Рокыя ханым.

Берара Рокыя ханым "Азатлык" радиосында Мюнхенда эшләп ала, әмма улы Вьетнам сугышына китү сәбәпле Америкага кайтырга була һәм татар оешмасына керә.

Аның өендә Казанда, Уфада булган очрашуларның фоторәсемнәрен карыйбыз. Һәр бару хисләр өерен кузгаткан, сәфәрнең көннәрен, урынын әле дә хәтерли, иң күренекле артистлар, зыялылары белән төшкән фоторәсемнәрне кадерләп саклый. Америкада булганда атаклы биюче Рудольф Нуриев белән очрашуын да горурланып искә ала.

Кытайда туып-үсеп, гомернең күп өлешен Америкада яшәгән Рокыя апа Казанны үзенең Ватаны итеп саный.

"Ничә илдә яшәсәм дә, Татарстан күңелгә бик якын урын булып кала. Намазлар укыганда, туган илне дошман аягы таптамасын дип һәрвакыт дога кылдым. Татарстанга мин һәрвакыт изге теләктә булдым. Туган илнең ирекле булуын телим. Татарстан җитәкчелегенә теләгем шул - татар телен сакласыннар, тел бетсә - дәүләт тә бетә," дип күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйләде Рокыя апа.

"Олы яшьтә булганга күрә, ерак юлга чыгарга куркам инде хәзер," - ди ул, - "Әмма күңел һәрвакыт анда омтыла..."

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG