Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда полиция бүлегенә һөҗүм нәтиҗәсендә җиде кеше һәлак булган


Полиция бүлегенә һөҗүмдә шикләнелгән ике кеше тоткарланган.

Казакъстан эчке эшләр министрлыгы Алматы полициясенә һөҗүм итүдә шикләнелгән икенче кешенең тоткарлануы турында хәбәр итә. Һөҗүм нәтиҗәсендә өч полиция хезмәткәре һәм дүрт тыныч халык һәлак булды. Тагын сигез кеше яраланды.

Министрлык мәгълүматларына күрә, әлеге тоткарланган кеше полиция бүлегенә керергә тырышканда һөҗүмдә шилкәнелгән беренче кеше янында булган дип әйтелә.

Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев Алматыдагы хәлләр сәбәпле Иминлек шурасы утырышын җыя.

Элекгрә министрлык кораллы каршылык барышында чыгышы белән Кызыл Ордадан булган 27 яшьлек ир кеше тоткарлануы турында хәбәр иткән иде. Алматыда халыкка өйдән чыкмау киңәш ителгән.

Тоткарланучыларны полиция бүлеге һәм Казакъстан иминлек шурасы бинасына һөҗүмдә шикләнелә.

XS
SM
MD
LG