Accessibility links

Торонто Сабантуеның иң матур мизгелләре

Балалар Габдулла Тукайның Шүрәле әсәрен сәхнәләштерде, балалар да, олылар да капчык белән сугышты, капчыкта киеп сикерде, кашык белән дә йөгерде. Бәйрәмдә балалар җырга, биюгә һәвәслеген күрсәтте, татарча, инглизчә чыгышлар ясады. Олылар да яраткан җырлар башкарды, мәсәлән Аерылмагыз җыры татарча һәм башкортча яңгырады.

Беренче килгән балаларга истәлеккә бүләкләр бирелде, Сабантуй кунаклары үзләре алып килгән тәм-томнар белән сыйланды, бергәләп пылау пешерде. Быелгы бәйрәмгә Сан-Францискодан Татар ассоцияциясе рәисе Туран Апакай да килде.

XS
SM
MD
LG