Accessibility links

Cоңгы тәүлектә Донбасста Украинаның җиде хәрбие һәлак булган


Авдеевкада һәлак булган хәрбиләр истәлегенә мемориал
Авдеевкада һәлак булган хәрбиләр истәлегенә мемориал

Украина Мински килешүләренең бозылуын белдерә.

Украина Көнчыгышында низаглы төбәктә соңгы тәүлектә җиде украин хәрбие һәлак булган, 14 хәрби яраланган. Бу хакта Украина президенты хакимиятенең Террорга каршы операция мәсьәләләрендә спикеры Андрей Лысенко белдерде. Аның сүзләренчә, сепаратистлар Луһански өлкәсенең Крымское, Донецки өлкәсенең Зайцево һәм Водяное авылларына ату сәбәпле Украина хәрбиләре югалтулар кичергән.

Донбасста вазгыять катлаулана бара. Украина күзләве мәгълүматларына күрә, сепаратистлар Авдеевка юнәлешендәге Яковлевка авылына мотострелоклар взводын, ике танк взводын һәм реактив "Град" взводын китергән. Яковлевка ике якны бүлгән чиктән берничә чакрым урнашкан Украина контролендәге Авдеевкага якын. Киев әлеге взводларны китерү - Мински килешүләрен бозу, дип бәяли.

Украина күзләве Тельманово, Рассыпное, Донецкида танклар, артиллерия булуын һәм Русиядән тимер юл белән "Донецки-2", Харцызски, Иловайскига корал, хәрби техника, ягулык китерелүен дә белдерә.

XS
SM
MD
LG