Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:48

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә шыпырт кына ректорны алыштырдылар. Бу эшне җәмәгатьчелек белән киңәшләшмичә башкару – зур хата. Уку-укыту дини системында эшләү өчен тәҗрибә кирәк. Татарстан мөфтие моны башкарып чыга алырмы?

Татарстанда дини мәгариф системын кору эше бара. Аның берничә дәрәҗәсе бар: беренчесе – мәчетләр каршында узучы дини белем курслары, уртанчы дәрәҗә – мәдрәсәләр, югары дәрәҗәдә – ислам университетлары.

Реформаны югарыдан башладылар. Мәсәлән, Болгарда зурдан кубып ислам академиясе оештыру эшләре бара. Анда белемле, әзерлекле абитуриентлар кирәк. Мәдрәсә дәрәҗәсендәге белем бирү дөрес оештырылмаса, академиягә керерлек кеше булмаячак. Шуңа күрә, урта белем бирү системын дөрес оештырырга кирәклеге искә төште. Алар өчен уку-укыту стандартлары барлыкка китерелде. Мәдрәсәләрдәге белем бирү сыйфтлы булсын өчен, анда укырга килүчеләрнең әзерлекле булуы мөһим дигән фикерләр яңгырый. Мәчетләр каршындагы курсларга да програмнар булдыру эше алып барыла. Бу эш катлаулы, әмма ул бик мөһим. Урта дини укыту системында реформалар исә көчле, традицияләргә бай булган уку йортыннан башланды. Анысы да ректорны алмаштыруга кайтып калды.

Наил Яруллин

Наил Яруллин

“Мөхәммәдия”дә озак еллар дәвамында ректор булып эшләгән Наил Яруллин вазифасыннан азат ителде, хәзер дилбегә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинда. Тик мөфтият сәхифәсендә бу турыда да ләм-мим. Аңлатучы да, сөйләп бирүче дә юк.

“Мөхәммәдия” инкыйлабка кадәр Галимҗан Баруди исеме белән бәйле. Җәдиди мәдрәсә бик күп татар зыялыларын укытып чыгарган. Үзгәртеп кору чорында да беренче булып эшли башлаган мәдрәсә – “Мөхәммәдия”. Иң күп белемле мөселманнарны, имам белән абыстайларны ул әзерләп чыгарды. Биредә татар теленә гашыйк булган остазлар эшләде. Белемне дә татарча үзләштерделәр. Әмма дини мәгариф системын тәртипкә салучылар аны тиешле дәрәҗәдә эшләми дип бәяли, күрәсең. “Мөхәммәдия” сыйфатлы имамнар чыгарудан туктады, дигән фикерләрне ишетергә туры килә. Мәдрәсәнең соңгы чыгарылышында татар имамнары булмаган икән диярлек, күбесе – үзбәк белән таҗик. Алар татар авылларындагы, районнарындагы мәхәлләләргә килеп урнашачак, диләр. Әмма бу мәдрәсә проблемы гына түгел. РИУда да шул ук хәл, татарлар арасында дини уку йортында ябырылып белем алуга омтылыш сизелми. Ә Урта Азия халкы укый. Тик бу – Русиянең миграцион сәясәте. Чынбарлык шундый. Әмма җитәкчелек алыштырудан нидер үзгәрүенә шикләнәм.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин

Мөфти Камил Сәмигуллин – яшь кеше, гыйлемле, актив. Ул финанс ресурсларын җәлеп итәр дип өметләнәләр. Хак сүзләр, әмма уку-укыту эшен алып баруда аның тәҗрибәсе җитәрлекме? Мәгариф системында административ эш бик үзенчәләкле һәм катлаулы. Юктан яңа уку йортын бар иткән, аны уңышлы эшләтеп җибәргән кеше булса, мөфтинең “Мөхәммәдия”гә ректор булып килүе ул кадәр сораулар тудырмас иде. Мәдрәсәгә ярдәм итәргә, аны үзгәртергә, җанландырырга телиләр икән, ректорны алмаштырып ярдәм итү дөрес түгел. Иң авыр елларда да дәүләтнең бер ярдәме булмый торып, бу уку йорты уңышлы эшләде. Аның абруе зур булды.

Жәмәгатьчелеккә татар дини уку йортында реформалар турында хәбәр итмәү, гамәлләрне аңлатмау, киңәшеп эшләмәү – ялгышлык. “Мөхәммәдия” – хосусый ширкәт түгел. Ул – татар халкының йөзек кашы, без мактана алырлык бренд.

Резедә Сафиуллина, КФУ галимәсе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG