Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Силантьевның плагиат диссертациясенә караганда, идеяләре күбрәк борчуга сала"


Роман Силантьев
Роман Силантьев

Исламофоб Роман Силантьев диссертациясе плагиаттан торуы ачыкланган. Белгеч Ринат Мөхәммәтов аның фәнни эшенә караганда, идеяләре мөселманнарны күбрәк борчуын әйтә.

Русиядә диссертацияләрне урлап, күчереп, ялган юл белән яклау җәнҗаллары күбәя, чөнки хәзер фәнни эшләрнең эчтәлеген анализларга, андагы плагиатны ачыкларга мөмкинлек бирә торган сайтлар күбәйде. Мөселманнар да “Антиплагиат” системы аша Русия патриархатының күренекле вәкиле, үзен ислам белгече дип санаучы Роман Силантьевның диссертациясен тикшергән һәм әлеге фәнни эшнең 97 проценты плагиаттан торуын ачыклаган, дип яза “ГолосИслама”.

Силантьевның "Эволюция системы внешних сношений духовных управлений мусульман России: сравнительно-исторический анализ (конец XVIII в. - начало XXI в.)" дип аталган фәнни эше Мәскәү дәүләт лингвистика университетында якланган һәм аның оригинальлеге 1,36 процент кына тәшкил иткән, калганы – плагиат.

Димәк, ислам мәсьәләсендә үзен үтә дә белгеч санаган Силантьев бөтенләй диярлек фәнни эш белән шөгыльләнеп тормаган. Күрәсең, Русиядәге ваһһабчыларны санап йөреп моңа вакыты калмагандыр. Ул элегрәк Русиядә 700 мең ваһһабчы яши дип әйткән иде. Димәк, аның фикеренчә, биш кат намаз укыган һәр мөселман ваһһабчы була. Аеруча ул Татарстанны экстремизм һәм террорчылык учагы дип бәяләде. Сәясәт белегче Руслан Айсин әйтүенчә, Мәскәүдә билгеле бер көчләр Татарстанны шундый экстремистик төбәк дип күрсәтергә тели, чөнки бу мәгълүмат һөҗүме артында зуррак проектлар тора. Бигрәк тә Мәскәү белән Татарстан арасындагы шартнамә.

Ринат Мөхәммәтов
Ринат Мөхәммәтов

Журналист, ислам белгече Ринат Мөхәммәтов та Силантьевның фәнни эшендәге плагиатына караганда, идеяләре күбрәк борчуга салырга мөмкин дип саный.

“Силантьев плагиатын бер китап нәшрияты җитәкчесе күреп алган. Ул үзенә кызык өчен генә аны плагиатка каршы сервиска кертеп тикшергән. Фаш ителгәч, аны мөселман сайтлары язып чыкты.

Силантьевның докторлык диссертациясен ничәнче елда яклаганын да карарга кирәк, чөнки, хәтерем ялгышмаса, хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведевның 2012 елгы карары бар. Аның нигезендә 2012 елга кадәр якланган диссертациягә амнистия игълан ителгән. 100% плагиат булса да берни үзгәрмәячәк.

Аннары мөселман киңкүләм мәгълүмат чаралары ул кадәр тәэсирле түгел, шуңа күрә бу мәсьәләгә игътибар итүче юк.

Плагиат темасы яңалык түгел инде хәзер. Русия Дәүләт Думасы депутатларының да диссертация язганы һәм аннары аларның фәнни эшне бер-берсеннән күчерүеме шунда, яисә берүк ширкәттән яздыртуларымы ачыкланды. Әлеге ширкәт шул ук бер диссертацияне төрле елларда төрле кешеләргә саткан. Бу – Русия фәненең деградациясе.

Мин Силантьев текстларын укыдым, ул хәтта элекке фәнни эш күчермәләре дә түгел, ә киңкүләм мәгълүмат чараларыннан алынып үзенчә туры китереп язган язмалар

Силантьев ул кадәр үк югары вазифадагы шәхес түгел. Шуңа аның плагиатына игътибар итүче юк. 97 проценты плагиат булуы дөресме икәнен әйтә алмыйм анысын, чөнки бәя бирүнең төрле юллары бар. Мин Силантьев текстларын укыдым, ул хәтта элекке фәнни эш күчермәләре дә түгел, ә киңкүләм мәгълүмат чараларыннан алынып үзенчә туры китереп язган язмалар. Шуңа ул фәнни-академик эшне түгел, ә кайбер органнарга, оешмаларга, хокук саклаучыларга эксперт-аналитик язуларны хәтерләтә. Аларның оригинальлеге аз, әмма булганнарында Силантьев алга сөргән идеология ярылып ята. Алар газеттан күчергәнгә караганда куркынычрак”, ди ул.

Мөхәммәтов әйтүенчә, Силантьев ислам Русия өчен зарарлы дигән фикер үткәрә, ягъни этник мөселманнар урыс-православ күпчелегендә эреп югалырга, чукынырга тиеш була.

Ул азчылык милләтләрнең ассимиляцияләнүен дөрес дип саный

“Ул азчылык милләтләрнең ассимиляцияләнүен дөрес дип саный. Безнең барлык мөфтиләрне караклар, наданнар, сатлыкҗаннар, юләрләр дип яза. Бигрәк тә тә мөселманнар белән эшләүгә акча, нерв әрәм иткәнче, аларның эреп югалуы проблемнарны хәл итәр иде дигән фикердә тора. Бу кайбер түрәләр, көч структураларына бик кулай һәм ошый. Мөселман мәсьәләләре белән шөгыльләнгәнче, белгечләргә сылтау аларга җиңелрәк”, ди ул.

Аеруча Силантьевның Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдинне даими “типкәләп” торуы гадәткә әйләнде. Әле күптән түгел Хабаровскида узган ислам форумында Силантьев Гайнетдинне "сатлыкҗан", Нәфигулла Ашировны "җинаятьче" дип атап мөселманнарны шаккатырган иде.

Равил Гайнетдин
Равил Гайнетдин

Гайнетдин мөфтиятенә бәйләнүне Мөхәммәтов әлеге идарәнең бердәнбер оешып эшләүче институт булуына бәйле дип саный.

“Бу инде аның хезмәтенә әйләнде һәм бу өлкәдә ул күпкә иреште... Мөселманнар күп булган төбәкләргә аеруча игътибарын юнәлтергә ярата”, ди ул Силантьев турында.

Чыннан да, исламофоб Силантьев Татарстан, Башкортстанга да каныгырга ярата. Урыс православ чиркәве патриархы Кириллның Татарстанда җитәкчелек тарафыннан мәктәпләрдә православ мәдәнияте нигезләре укытуга ирек бирелмәве турындагы сүзләреннән соң, ул кыюланып китеп "баш атакайны" да уздырып җибәреп, төрле янаулар да яудыра башлаган иде.

"Мин Татарстан җитәкчеләрен "Дөнья диннәре мәдәнияте һәм әхлак нигезләре" курсы кысаларында укучыларга сайлау мөмкинлеген чикләмәскә чакырам. Юкса, без моны бик җиңел хәл итәчәкбез: балаларына мәктәптә православ мәдәнияте нигезләре укытылуын теләгән руханилар белән үтеп керәчәкбез һәм шулай ук журналистларны чакырып барлык чикләүләрне теркиячәкбез”, диде ул.

Моннан тыш Силантьев бу өлкәгә караган шикаятьләр җыя башлау белән дә янады. “Канун безнең якта, Татарстан ул Русиянең бер өлеше һәм кануннар һичшиксез үтәлергә тиеш”, диде ул.

Менә бу көннәрдә Татарстанга “баш атакай” инде үзе киләчәк. Силантьев та аннан калмас, мөгаен.

XS
SM
MD
LG