Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:07

19 июльдә Казанда югары уку йортларында экстремистлыкка һәм террорчылыкка каршы тору юлларына багышланган фәнни-гамәли конференция үтте. Анда эстремистик карашлар турында хакимияткә хәбәр итеп торырга чакырдылар.

Җыен Казан федераль университетының Идарә, финанс һәм икътисат институты бинасында үтте. Ә төп оештыручы булып Русия һәм Татарстан мәгариф министрлыклары санала. Анда Русиянең бик күп төбәкләреннән югары уку йортлары ректорлары, Русиянең җәзаларны үтәү федераль хезмәте, Татарстанның террорга каршы комитеты вәкилләре, Русия ислам университеты ректоры һәм экстремистлыкны өйрәнүче галимнәр катнашты.

Җыен соңгы вакытларда төрле илләрдә террор гамәлләреннән һәлак булган меңнәрчә кешене искә алуга багышланган тынлык минутыннан башланды. Беренче чыгышны Татарстан ректорлар шурасы рәисе һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров ясады. Ул КФУ экстремистлыкка каршы төрле социаль яклау чаралары, эш урыннарын булдыру һәм исемле стипендияләр бирү кебек юллар белән көрәшергә тырыша, дип сөйләде.

Чыгыш ясаган күп кенә экспертлар мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә экстремистлык "инфекциясе"нең таралуына игътибар юнәлтергә чакырды. Чын ватанпәрварлар тирә яктагы хәлләргә битараф булырга тиеш түгел дип әйтелде.

Экстремистларга каршы "позитив" рухлы яшьләр хәрәкәтләрен җәелдерергә, аларның уңышларын интернетта күрсәтергә чакырдылар.

Җыенда теге яки бу югары уку йортында экстремистлыкка каршы көрәш тәҗрибәсе турында да чыгышлар булды. Мәсәлән, Мари дәүләт университеты ректоры Михаил Швецов үзенең уку йортында студентлар арасында сораштырулар үткәрелүе, аларның социаль челтәрләрдәге битләрен күзәтү, эчке эшләр министрлыгы һәм федерал иминлек хезмәте белән даими хезмәттәшлек, хәтта киләчәктә экстремизм турында сүзләр язучыларны тотучы махсус програмнар белән күзәтергә җыенуы турында сөйләде.

Швецов, шулай ук студентларына каршы ачылган җинаять эшләре, кулга алулар турында күәт оешмаларының алдан хәбәр итмәвенә дә зарланып алды. Моңа шәхси мәгълүматны саклау кануны комачаулый икән.

Бу теманы фәнни җыенны алып барган Русия фән һәм мәгариф министрлыгының хезмәте, Кадрлар һәм эш идарәсе департаменты башлыгы, элек полициядә эшләгән генерал-майон Владимир Голубовский да күтәреп алды. Мәсәлән, ул күәт структураларына хәбәр итүчеләрне, үзенең җитәкчесенә, факультет, кафедра башлыгына да хәбәр итәргә чакырды.

Конференциянең милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсенә караган секциясендә сәясәт фәннәре докторы, Казан техник университетында социология, сәяси фәннәр һәм менеджмент кафедрасы башлыгы Владимир Беляев чыгышы да планлаштырылган иде.

Ул әлеге җыен өчен Татарстанда экстремистлык һәм террорчылык чыганаклары турында нотык әзерләгән. Профессор Беляев Азатлыкка аерым аңлатмалар бирде.​

Татарстан милләтара татулык, икътисади үсеш үрнәге, Русиянең иң алдынгы төбәкләренең берсе итеп танытырга тырыша. Бер уйласаң, ничек респубиликада экстремистлык һәм террорчылык туарга мөмкин? Әйе, бу шулай, әмма террорчылык күренешләре бездә дә бар. Чиркәүләрне яндырүлар дисезме, элекке мөфтинең элекке урынбасары (Вәлиулла Якуб - ред.) үтерелү һәм элекке мөфтигә һөҗүм ясалу дисезме. Бәлкем соңгы вакытта аларның саны кимегәндер, әмма алар бар. Үзгәртеп кору вакытыннан ук экстремистлыкка нигез салынды. Рус милли хәрәкәте һәм баркашовчылар Татарстанда да җәелә башлады дип сөйләде Беляев. Азатлык аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.

– Хәзерге вакытта Татарстанда экстремистлык һәм террорчылык куркынычы белән бәйле иң кискен торган проблемнарны атасагыз иде.

–​ Мәсәлән, Урта Азия мигрантларын алыйк. Алар бездә күп, мигрантлар зур шәһәрдә югалып кала, үзләрен яклый алмый, безнең аларның җәмгыятькә кереп китеп, үз-үзләрен хөрмәт итүгә һәм башкалар тарафыннан хөрмәт казануына ярдәм итә торган механизмнар юк. Шуңа кешеләр йә милли, йә дини оешмаларга берләшеп, сыену таба.Минемчә хәзер экстремистлык һәм террорчылык чыганаклары ул - "Рубин" җанатарлары һәм ваһһаби агымнар. Җанатарларның наци тамгалары да, бик кискен чыгышлары да була. Ә ваһһабичылыкка килгәндә, аның таралуының билгеле сәбәпләре бар.

Икенче катлам - авылдан чыгучылар. Авылның үзенең күп гасырлар буена оешкан бик зирәк фәлсәфәсе, социаль контроль итү системнары бар. Әмма шәһәргә күченгәч, авыллар шәһәрдәге тәртипләргә тиз генә җайлашып китә алмаска мөмкин. Аларга гадәти ысуллар белән җәмгыятьтә урын табу мөмкинлекләре юк яки алар бик аз, шуңа күрә алар якташлык, милләт нигезендә аерым төркемнәргә берләшә һәм аларда үзләрен хөрмәткә лаек кеше итеп саный башлый.

– Бу арада Казанда мәхкәмәдә диварларга экстремистик язулар язуда гаепләнүче Мусин-Камалов эше карала. Бу һәм башка кешеләр ни өчен кискен һәм куркыныч адымнар ясый, аларны нәрсә этәрә?

– Әйе, безнең җәмгыятьтә, Казанга килгән кешегә үз урынын табарга, уңышка ирешергә мөмкинлекләр юк, карьера ясау бик авыр. Шуңа кешеләр үзләре кебекләр тирәсендә берләшә. Сәяси-икътисади вазгыять шундый ки, кешеләрнең үсәргә мөмкинлек булуына, хәтта яхшы эш табуына да өметләре калмады.

Эшли торган кешегә шундый аз акча түлиләр, уйлап карагыз, ул яшәү минимумыннан түбәнрәк эш хакы алырга мөмкин. Укыган кешеләргә дә күп түләмиләр, бернинди хезмәтне, бернинди һөнәрне тиешенчә бәяләү юк. Бу сәясәт Русиядә дистәләрчә кешене төшенкелек, өметсезлек сазлыгына батырды. Бу шартларда теләсә нинди экстремистик фикерләр туарга мөмкин.

Шулай ук, минемчә, бездә эчке эшләр министрлыгы һәм федераль иминлек хезмәте эшләп җиткерми, алар хәлләр булганчы мәчетләргә, теләсә кая агентларын җибәреп, аерым кешеләр белән эшләп, куркыныч хәлләр булганчы аларны кисәтә белергә тиеш.

–​ Сезнеңчә, хакимиятләр беренче чиратта нәрсәләр эшләргә тиеш?

– Беренче чиратта бөтен Русия буйлап социаль-икътисади сәясәтне үзгәртергә кирәк, шул вакытта ул Татарстанда да үзгәрәчәк. Шулай ук хакимиятләрнең җәмгыятькә, халыкка бәйлелеген арттырырга кирәк. Безнең хакимиятләр Мәскәүдән акчаларны алу, аларны үзләштерү һәм соңыннан аларга хисап тоту ысулларын бик якшы өйрәнде. Халык белән исәпләшсәләр, бәлкем метроны кирәк җирдә салырлар иде, мәсәлән башка төр траснпорт яхшы йөргән шәһәр читендә түгел.

Безгә, чын федерализмы үстерергә кирәк. Демократик институтларның әһәмиятен арттырырга кирәк. Әгәр болар эшләмәсә, халык белән хакимиятләр арасында упкын зурая барачак һәм халыкның бер өлеше тәмам башка чарасы калмыйча, экстермистлык юлына басачак.

Чөнки хәзерге экстремистлык – элек булган кебек милли азатлык көрәше түгел, бу өметсезләр хәрәкәте!

​ ​Сез әйткән сүзләрне дә кайбер оешмалар экстремистлык дип бәяләргә мөмкин.

– Әйе, мөмкин, әмма мин әйткән сүзләр Русия һәм Татарстан конституцияләрендә язылган, анда хакимиятләрнең халыкка хезмәт итүе, хакимиятләрнең өч тармакка аерылган булуы һәм ирекле саулалар аша формалашуы әйтелә.

XS
SM
MD
LG