Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:26

Мәскәү Кремленең ассимиляцияне тизләтү сәясәте нәтиҗәсендә татар милләте, аның мәгарифе, теле бетү алдында. Шуңа, милләтне саклап калу өчен чит илләрдә татар мәктәпләрен булдыру зарур диелде БТИҮнең Кама аръягы бүлекләренең берләшкән утырышында.

Алабуга, Түбән Кама һәм Чаллы иҗтимагый үзәкләре җитәкчеләре, вәкилләре катнашында узган җыенда татар мәгарифен саклап калу максатында чит илләргә, парламентларга, татар диаспораларына мөрәҗәгать әлегә кабул ителмәде. Бары БТИҮ җитәкчеләре, сәясәтчеләр, галимнәр һәм хокук белгечләре катнашында мөрәҗәгатьне әзерләү, бу эштә тагын кемнәрне җәлеп итү, ни рәвешле эчтәлеклерәк итү, чынбарлыкны тасвирлау шартлары хакында сүз барды. Шушы хакта татар милли хәрәкәте активисты Зиннур Әһлиуллин сүз алып барды.

“БТИҮнең Кама аръягы бүлекләренең бүгенге утырышында төп мәсьәлә - татар милли мәгариф системы турында сөйләшү, фикер алышу. Чөнки бар тарафтан татар мәгарифе, татар теле кимсетелә. Шушы уңайдан борчылу белдереп, халыкара дәрәҗәдәге оешмаларга мөрәҗәгать кабул итү турында сүз алып барырга мәҗбүрбез...

...Без хәзер Европа илләре парламентларына, БМОга мөрәҗәгать итәргә булдык. Татар телен, мәгарифен саклап калуда башка юлларны инде күрмибез. Мөрәҗәгатебездә чит илләрдә татар мәктәпләрен булдыру, ачу тәкъдимнәре булачак. Ни өчен шундый юлдан барырга мәҗбүр булуыбызның сәбәпләре дә күрсәтелер. Чит илләрдә берничә миллионлы татар диаспоралары бар (чынлыкта андый статистика юк - ред). Татар мәктәпләрен булдыруда алар безгә терәк булырга мөмкин. Шул ук вакытта, чит илләрдәге татар диаспоралары бик ышанычлы булмаска да мөмкин. Чөнки аларны кулга ияләштерделәр инде. Шулай да чит илләрдәге татарларга өмет бар. Үзләрендә татар мәктәпләре булдыруга җитди карарлар дигән ышаныч бар. Бездә милли мәгариф бетәргә тиеш түгел. Чөнки, тел бетсә, милләт тә бетә", диде Әһлиуллин.

Шушы чыгыштан соң җыенда катнашучылар фикерләрен белдерә башлады. Татарстан Аксакаллар шурасы рәисе, Түбән Кама ТИҮе рәистәше Раиф Галиев биредә татарның бар дөньяга билгеле тарихы булуын ассызыклап китте һәм “шушы халыкның телен, мәдәниятен һәм динен бетерүдә Русия җитәкчеләре, шул исәптән “гарантыбыз” да тырышлык куя. Алар безнең конституцион хокукларыбызны якламый. Шуннан чыгып, без дөнья җәмәгатчелегенә, чит илләр җитәкчеләренә, чит илләрдә яшәүче татарларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрбез. Безгә чит илләрдә татарның алдынгы, үрнәк мәктәпләрен ачу эшләрен башлап җибәрү зарур. Чит илләрдә татарның шундый үрнәк мәктәпләре ачылса, мондагыларга уйланырга җирлек, “нашатырь” булыр иде”, дигән фикерләрне җиткерде.

Җыенда кайберәүләр чит илләрдә татар мәктәпләрен ачу эшенә татар конгрессын да җәлеп итәргә тәкъдим итте. Кемнәрдер, БТК ул БТИҮгә каршы төзелгән оешма, алар белән бергә эш алып барырга ярамый, дип каршы чыкты.

Алабуга ТИҮе рәисе Рәфыйк Мәхмүдов утырышта күтәрелгән мәсьәләне яклавын белдерде. Чит иллләр парламентларына әзерләнәчәк мөрәҗәгатькә кайбер тәкъдимнәрен дә әйтте. Ул тәкъдимнәр арасында “Русия милли сәясәтен үзгәртергә, милләтләргә йөз белән борылырга тиеш”, дигән юллар да бар иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG