Accessibility links

"Аэрофлот" Төркиягә билетлар сатуны туктата


"Аэрофлот" һава ширкәте очкычы
"Аэрофлот" һава ширкәте очкычы

Төркиядә хәрби фетнә омтылышыннан соң Росавиация һава ширкәтләренә Төркиягә юлчылар ташуны тыйды.

Росавиация Төркиягә баруны тыйганга "Аэрофлот" Истанбул һәм Антальяга билетлар сатуны сатуны туктата.

"19 июльгә кадәр билет алган юлчылар билетларын акча югалтуларсыз тапшыра ала", диелә һава ширкәте белдерүендә.

Төркиядә хәрби фетнә омтылышыннан соң Росавиация һава ширкәтләренә Төркиягә юлчылар ташуны тыйды.

Ростуризм мәгълүматларына күрә, 17 июльгә Төркиядә 5 меңгә якын русияле турист булган. Туроператорлар ассоциациясе вице-президенты Дмитрий Горин туристлар якындагы көннәрдә Төркиядән чыгарылачак дип белдерә. Кайбер мәгълүмат чаралары инде ике мең кешенең Русиягә кайтарылганын белдерә.

XS
SM
MD
LG