Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда "26 февраль" эше нигезендә тыңлаулар ябык ишекләр артында уза


Элекке мәхкәмә утырышларының берсе. Архив фотосы.
Элекке мәхкәмә утырышларының берсе. Архив фотосы.

Бина янына гаепләнүчеләрнең туганнары һәм дуслары җыелган, әмма залга бары адвокатлар һәм зыян күрүчеләр генә кертелгән.

Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырым югары мәхкәмәсендә "26 февраль" эше нигезендә тыңлаулар башланды. Кырымтатар Милли Мәҗлесе рәисенең беренче урынбасары Нариман Җәләл Азатлыкка әйтүенчә, утырыш ябык ишекләр артында уза.

“Мәхкәмә коллегиясе мәхкәмә алдыннан уза торган утырышларны ябык ишекләр артында уздырырга килеште. Мәхкәмә залына гаепләнүче Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз, Мостафа Дегерменджи һәм Али Асанов китерелгән. Шулай ук Арсен Юнусов, Эскендер Эмирвалиев, Эскендер Кантемиров та мәхкәмә залында", ди ул.

Бина янында гаепләнүчеләрнең туганнары һәм дуслары җыелган, әмма залга бары адвокатлар һәм зыян күрүчеләр генә кертелгән.

“Җәмәгать яклаучылары булган аналар һәм хатыннарны утырышка кертмәделәр. Моны алар эшнең яңаңан каралуын һәм җәмәгать яклаучылары вәкаләтләре вазифаларын яңа баштан расларга кирәклеге белән аңлатты”, ди яза Җәләл.

Элегрәк гаепләү җитди җитешсезлекләр белән әзерләнгән дип Акмәчет мәхкәмәсе эшне март аенда кире прокуратурага җибәргән иде.

Нариман Җәләл: "26 февраль" эше тикшерүдән соң яңадан башланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:48 0:00
йөкләү

Җәләл әйтүенчә, утырыш барышында җинаять эшен икегә бүлү тәкъдим ителгән. Моны мәхкәмә тәкъдим иткән.

“Әхтәм Чийгөз чуалышларны оештыручы гаепләве нигезендә аңа беренче эш, ә калган биш кешене анда катнашучы буларак аерым эшкә теркәү каралган. Барлык адвокатлар моңа каршы чыкты, әмма прокуратура гадәттәгечә мәхкәмә бу тәкъдимне хуплады”, диде ул.

Тикшерү 2014 елның 26 февралендә Акмәчеттә Кырымның Русия гаскәрләре тарафыннан яулап алынуына каршы урам җыенында Русия яклы "Русское единство" берлеге вәкилләре белән бәрелешләрдә ике кешенең үлемендә кырымтатарларны гаепләргә җыена. Ул чакта ике кеше һәлак булды, 79 кеше яраланды. Чийгөзне 2015 елның 29 гыйнварында кулга алдылар. "Мемориал" хокук яклау үзәге Чийгөз, Дегерменджи һәм Асановны сәяси тоткыннар исемлегенә кертте.

XS
SM
MD
LG