Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:41

Ташкирмәндә куелган тәрене кискән депутатка читкә китмәү шарты куелган


Элек Кырымда куелган тәре

Элек Кырымда куелган тәре

Тәре Лаеш районы Ташкирмән авылына керү урынында төнлә куелган иде.

Татарстанның Лаеш районы Ташкирмән керәшен авылындагы тәрене «Гадел Русия» фиркасеннән җирле депутат, "Лаеш балык заводы" җитәкчесе Петр Кузнецов кисеп алган.

Депутат аңа тәренең тышкы бизәлеше ошамавын әйткән. Шулай ук канунсыз куелган дип уйлаган.

"Вечерняя Казань" язуынча, хәзер полиция тарафыннан вандализм турында ачылган җинаять эше тикшерү комитетына тапшырылган. Кузнецовка читкә чыкмау шарты куелган.

Тәре 13 июльгә каршы төндә, ягъни куелганнан соң бер көн узгач кисеп алынды.

Элегрәк Кырымда Феодосия-Джанкой юлында да казаклар рөхсәтсез тәре урнаштырган иде, соңрак кырымтатарлары аны алдыртуга иреште. Хәзер бу мәсьәлә тагын куера.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG