Accessibility links

Кайнар хәбәр

АТR кырымтатарлар арасында Мәскәү пропагандасын юк итә


Русия белән Украина арасында барган мәгълүмат сугышында Мәскәү өстенлек алса да, иярчен аша Киевтан тапшырулар алып баручы бәйсез кырымтатар каналы кырымтатарлар арасында аның пропаганда тырышлыкларын юкка чыгара.

Кырымда “Кырым” дәүләт телеканалы тапшырулары яңадан, тик инде Киевтан башланырга мөмкин. Моңа хәзер Киевта әзерлек бара дип хәбәр итте матбугат чаралары. Моны Киев белән Мәскәү арасында 2014 елда башланган мәгълүмат сугышының тагын бер баскычы дип бәяләргә мөмкиндер.

Кырым Русия ягыннан аннексияләнгәннән соң бу сугыш туктамый бара һәм монда Мәскәүнең өстен чыгуы күренә. Бу өстенлекнең эчке һәм тышкы факторлары бар. Тышкы фактор Мәскәүнең Русия телеканаллары аркылы Кырым, Донецки, Луһански белән бәйле туктаусыз яудырган берьяклы пропагандасы булып тора. Кырымда аннексиядән соң дәүләт карамагына күчерелгән җирле “Кырым” телеканалы да аларга кушылып шул ук пропаганданың койрыгы булып шул ук җырны җырлый.

Роскомнадзор бәйсез кырымтатар телеканалы ATRны теркәмәү сәбәпле ул тапшыруларын туктатып Кырымнан китәргә мәҗбүр булганнан соң, кырымтатарлар өчен 2015 елда Мәскәү махсус булдырган “Милләт” дәүләт телеканалы да шул ук юнәләштә эш итә. Тик ул инде кырымтатарларга махсус юнәлтелгән тапшырулар әзерли. Бу каналларның эфирында кырымтатарларның йортлары, Кырымдагы мәчетләр тентелгәне, кырымтатарлар тоткарланганы, аларның югалулары, үтерелүләре хакында бер сүз дә юк. Җыр-биюләр һәм, әлбәттә, “Крымнаш” пропагандасы. Бу каналны булдыру өчен Мәскәү 176 миллион сум акча да кызганмады.

Шундый күпкырлы, ялган һәм ярымъялган белән сугарылган пропаганданы кабул итүчеләрнең Кырымда күп булуы исә эчке фактор булып тора. 2 миллионнан артык кеше яшәгән Кырымда 700 меңләп пенсионер шул пропаганданың төп корбаны, аны үзара таратучы да, аңа ышанып телевизор каршында утыручы да.

Информацион хәҗүм алдында Украина оттыра бара

Украина телеканаллары Кырым аннексиясеннән соң 2014 елдан башлап Кырымдагы эфирлардан мәҗбүри төшерелде, юкка чыгарылды, аларны ярымутрауда тик иярчен аша гына карарга мөмкин. Аннексиядән соң бу телеканалларда Кырым белән бәйле гомүми контент үсә барса да, ярымутраудагы хәлләргә багышланган тапшырулар, бүгенге чынбарлык хакында сюжетлар бармак белән генә санаулы. Сәбәбе – украин һәм башка илләрнең матбугат чаралары журналистларының Кырымда Украина чорындагы кебек ирекле эшләү мөмкинлеге юк дәрәҗәдә, очраклы гына килеп-китеп эшләгән чакта да, журналистлар белән төрле көтелмәгән хәлләр чыгу ихтималының зур булуы.

Кырымтатар Мәҗлесе

Кырымтатар Милли Мәҗлесе – Кырымтатар халкы исеменнән карарлар кабул итәргә хокуклы булган башкарма оешма. Украина һәм Русиядә иҗтимагый-сәяси оешма буларак теркәлмәгән. Мәҗлес Кырымтатар халкы корылтаенда 1991 елда сайланды. Аның беренче рәисе Мостафа Җәмилев иде. 2013 елда Акмәчеттә Кырымтатар халкы корылтае үтте. Мәҗлеснең яңа рәисе итеп Рифат Чубаров сайланды. Мәҗлеснең вәкилчелекләре Төркия, АКШ, Романия һәм Болгарстанда бар.

Кырымда Украина чорыннан калып эшләгән журналистлар да бик аз калды, хәзер алар да төрле яшерен исемләр артында сакланып эшләргә мәҗбүр, ләкин аларны тоткарлау Кырымда инде жайга салынган дияргә мөмкин. Кырымдагы чынбарлыкны яктыртучы журналистларны гына түгел түгел, социаль челтерләрдә актив катнашканнарны да тоткарлаулар инде бер җайга салынган. ATR телеканалында ясаган чыгышы өчен Мәҗлес рәисе урынбасары Илми Умеровка карата җинаять эше ачу моның ачык мисалы булып тора. Шулай итеп Кырымдагы информация кыры ике елда шактый чистартылып, стерилизацияләнде һәм бу процесс дәвам итә дияргә мөмкин.

Кырымда “Кырым” дәүләт телеканалы тапшырулары Киевтан эфирга чыга башлаячак дигән хәбәрләр дәрес булса, бу каналны Кырымда карау шартларын, аның Кырымдагы хәбәрләрне ничек итеп оператив рәвәштә әзерләячәген вакыт күрсәтер. Ләкин бу канал ни кәдәр тырышса да, аның Мәскәүнең күпсанлы зур каналлары пропагандасына каршы торырлык көче булачагы икеле, ләкин Киевның бу адымы аның, акрын булса да, Кырым ягына борыла барганын күрсәтәдер.

ATR телеканалы информацион көрәштә өстен чыга

Киевтан тапшырулар алып барган телеканаллар арасында Мәскәү пропагандасын уңышлы фаш итүне тик АТR бәйсез кырымтатар телеканалы гына күпмедер дәрәҗәдә булдыра алды дияргә мөмкин, һәрхәлдә кырымтатарларга каршы юнәлтелгән махсус пропаганданы фаш итүдә.

АТR Киевка китәргә мәҗбүр ителсә дә, ул үзенең телеаудиториясенең зур өлешен саклап калуга иреште. (Кырымнан эфирга чыкканда АТRның Кырымда гына да 500 меңга якын караучысы булганы мәгълүм). Аны хәзер иярчен аша Кырымда гына түгел, аннан читтә дә караучылар шактый булуы каналның туры эфирлары вакытында студиягә шалтыратуларның күп булуы да исбатлый. Ә менә Кырымдагы “Милләт” Русия дәүләт кырымтатар телеканалына барудан танылган кырымтатар шәхесләренең зур өлеше, төрле сәбәпләр табып, һаман баш тарта. Хакимияттәге кырымтатарлның төрле дәүләт оешмаларында эшләүче кырымтатарларны “Милләт”нең эфирларына барырга мәҗбүр иткәннәре дә сер түгел.

Шулай итеп, әгәр дә Мәскәү-Киев мәгълүмат сугышында Украина оттыра барса, бу сугышта кырымтатарларга ясаган тэәсире белән АТR кырымтатар телеканалы Мәскәү пропагандасына карата өстен чыга бара дияргә мөмкин.

Киевка китәргә мәҗбүр булганнан соң АТRның Кырымдагы хәбәрчеләренең эшләү мөмкинлеге калмау сәбәпле Кырым яңалыклары өлеше хәбәрләре зәгыйфләнсә дә, каналга тугрылыклы булып калган кырымтатар тамашачылары бу каналны иярчен аша карауны дәвам итә, аңа ышана. Аларның күпчелеге ике елдан соң да аннексияне танымый, үз хокуклары бозылуга эчке ризасызлыклары да көчәя бара.

Һәрхәлдә кырымтатарлар өчен АТR альтернатив мәгълүмат таратучы телеканал булып калу белән бергә, Киевта эшчәнлеген җәелдергән Мәҗлес лидерлары Мостафа Җәмилев, Рефат Чубаров, Бөтендөнья кырымтатар конгрессы, Кырымны Украинага кайтару өчен эшчәнлек алып барган җәмәгать оешмалары хакында хәбәр итеп Кырымнан читтә яшәргә мәҗбүр булган һәм Кырымда яшәүче кырымтатарлар өчен җанлы бер күпер булып тора. Мәгълүмат кырында Мәскәү һәм Киев арасында барган көрәштә бу бәйсез милли канал кырымтатар мәсьәләсен һәрьяктан яктыртып, тамашачының ышанычын аклап торып Мәскәүнең дә пропаганда тырышлыкларын юкка чыгаруга иреште.

XS
SM
MD
LG