Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чишмә районында Хөсәен бәк сөякләре үз төрбәсенә кайтарылды


Башкортстандагы Чишмә районының Үрге Тирмә авылы янындагы Хөсәен бәк төрбәсе (мавзолее) янында һәр ел уза торган мөселманнар җыенында быел Хөсәен бәк сөякләре үз урынына кайтарылды.

Башкортстанда таралган риваятькә караганда, XIV гасыр башында башкорт җирләрендәге Борак хан ислам динен тарату өчен Төркестаннан берәр белемле кеше җибәрүне сорап мөрәҗәгать итә. Риваятьтә, күренекле суфый Әхмәт Ясәви аларга үзенең укучысы Хөсәен бәкне җибәрә диелә, гәрчә Ясәви әле 1166 елда ук дөньядан китә. Ничек кенә булмасын, Хөсәен бәк шул җирләрдә ислам динен тарата, Мәккәгә барып хаҗ кылып кайтканнан, соң мөселман руханилары җитәкчесе була дип санала.

Мәрхүм булганнан соң 1339 елның 15 сентябрендә аның хөрмәтенә төрбә төзелә һәм ул шунда җирләнә. Ул “Акзират” дип атала. 1911 елда мөфти Мөхәмммәдъяр Солтанов башлангычы белән әлеге төрбә төзекләндерелә.

1985 елда археологлар анда казу эшләре үткәреп, тугыз кешенең сөякләрен таба. Аларның өчесе зурлар, алтысы балалар сөякләре була. Уртада ятканы Хөсәен бәкнеке дип фаразлана. Шул казулардан соң Хөсәен бәкнең сөякләре Русия Фәннәр академиясенең Уфа бүлеге институты фондында сакланды. Анда баш сөягенә карап Хөсәен бәкнең бюсты да эшләнгән.

Хөсәен бәк бюсты
Хөсәен бәк бюсты

Хөсәен бәк сөякләрен төрбәгә кайтару кирәклеге турында фикерләр күптәннән килде. Соңгы чорда Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте башы мөфти Тәлгать Таҗетдин һәм Чишмә районы хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтовтан мөрәҗәгатьләр алынганнан соң институт Хөсәен бәк сөякләрен элек яткан җиренә кайтарырга карар итте.

Илдар Хәсәнов
Илдар Хәсәнов

Җыенда Чишмә мәчете имамы Илдар хәзрәт Хәсәнов шуларны сөйләде: “Хөсәен бәк монда яшәгән татар-башкорт халкы арасында изге булып санала. Республикада узган корылыклар, саранчалар һөҗүме һәм башка афәтләргә карашы торуда ул әүлиянең монда җирләнүе белән аңлатыла. Чыннан да Хөсәен бәк безнең халыкларга ислам динен күндерүдә зур эшләр башкарган шәхес. Ул рухият чишмәсе башында тора. Аның сөякләрен институт киштәләрендә яткыру дөрес булмас дигән фикергә килдек. Һәм теләгебез тормышка ашты. Без аның рухыннан сөякләрен борчуыбыз өчен гафу үтенәбез”.

Хөсәен бәк сөякләре кабат төрбәсенә салынганнан соң Чишмә районы мәдәният сараенда балалар һәм үсмерләр арасында Коръән уку бәйгесе узды. Анда 4 яшьтән алып 16 яшькәчә 60 бала катнашты.

XS
SM
MD
LG