Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мэриясе Казан изге ана иконасын Кытайда эзләячәк


Дмитрий Хафизов Казан изге ана иконасын табачагына ышана
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:44 0:00

Дмитрий Хафизов Казан изге ана иконасын табачагына ышана

Казан мэрының мәдәни һәм дини мәсьәләләр киңәшчесе Дмитрий Хафизов әле генә Казан изге ана иконасының төп нөсхәсе эзләре буйлап АКШта тикшеренү уздырган, хәзер ул аны Кытайдан һәм башка илләрдән дә эзләмәкче.

Казанда "Русия һәм дөнья цивилизациясе язмышларында Казан изге ана образы" исемле фәнни-гамәли конференция тәмамланды. Ике көн барган чарада 200ләп кеше катнашты. Алар арасында дин әһелләре, галимнәр, сәнгать белгечләре һәм сәясәтчеләр бар иде.

20 июль иртәсендә Казанга килгән патриарх Кирилл "көн тәртибе тыгыз булу сәбәпле" бу чарада катнашмады. Аның катнашачагы алдан игълан ителмәде, әмма Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов чарада көтелгән иде. Миңнеханов та конференциягә килмәде, аның сәламен Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов укыды. Камалтынов чараны алып барды.

Татарстан президенты үз хатында Казан изге ана иконасының Казанда 1579 елда булуын, шуннан бирле аның бөтен Русия һәм дөньяның байлыгы булуын яза. Миңнеханов үзенең сәлам хатында Казанның диннәр арасында һармония урнашкан урын булганын, Болгарда ислам академиясе төзелеше барганын да язган.

Патриархның сәламен Әлмәт һәм Бөгелмә епископы Мефодий укыды. Урыс чиркәве башлыгы икона тарихын өйрәнүдә чиркәү һәм фәннең берләшүенә сөенгәнен белдергән.

Узган елның 4 ноябрендә Татарстан президенты "Болгар ислам академиясе һәм Казан изге ана иконасы чиркәвен торгызу" турында фәрманга кул куйды. Академиягә нигез ташы бу елның 21 маенда салынды. 21 июль Казанда чиркәүгә нигез салыначак. Патриарх Кирилл Татарстанга шуның өчен килде. Чиркәүне элекке хәлендә торгызырга җыеналар.

Иконаның табылу тарихы каршылыклы

Тарихчыларның кайберләре, Русия бу иконаны басып алган җирләрдә хакимиятен ныгытуда, милли үзенчәлекләрне бетерүдә куллануын дәвам итә, ди. Галим Фаяз Хуҗин да икона артында Русиянең бөек мәмләкәтчел сәясәте ятканны кире какмый.

“Бу сәясәтчеләр эше. Алыш-биреш шулай булырга тиеш тә. Без сезгә Меңъеллык үткәрергә мөмкинлек бирәбез, ә сез безгә менә шундый мөмкинлек бирегез рәвешендәрәк нәрсәгә ошый бу”, дигән иде Хуҗин Азатлыкка.

1579 елда Казанда яшәүче кечкенә генә Матрона исемле кызның төшенә христианнарда Изге ана саналган Мәрьям керә. Нәкъ шул елны Казанның бер өлеше янган була. Мәрьям ана Матронага күмер һәм көл астыннан аның иконасын казып алырга боера. Казан басып алынуга 27 ел тулганда әлеге икона табыла. Менә шуннан соң иконаның серле куәте башланып китә.

XS
SM
MD
LG