Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ташкирмәндә аударылган тәре канунсыз куелган булган


Ташкирмәндә канунсыз куелып аударылган тәре
Ташкирмәндә канунсыз куелып аударылган тәре

Лаеш районы башкарма комитеты вәкиле Рәсим Хаҗиев Ташкирмәндә аударылган тәренең канунсыз куелган булуын белдерде. Хаҗиев сүзләренчә, тәре аудару гына түгел, ә аны кую мәсьәләсендә дә бөтен яклап тикшерү эшләре бара.

Русия мәгълүмат чаралары, бер яктан, патриарх Кириллның Татарстанга тәүге сәфәрен, аның Богородица (Мәрьямана) чиркәвенә нигез ташы салуын, тәре йөрешен әйдәп баруын яктыртса, икенче яктан, бал чүлмәгенә бер кашык дегет дигәндәй, Ташкирмән авылында куелган тәренең кем тарафыннан аударылуын бәйнә-бәйнә яза башлады. Эре агентлыкларның берсе – "РИА Новости" да тәрене аударуны онытмый, җае чыккан саен мәгълүмат биреп тора. Бу хәлне "Интерфакс" та эләктереп алды.

21 июльдә, күрәсең Русиядә сайлау алды кампаниясе кыза төште, Ташкирмәндә тәрене аударган Петр Кузнецов гамәленә карата "Гадел Русия" фиркасе җитәкчесе Сергей Миронов нәкъ "РИА Новости" аша үз фикерен белдереп калырга тырышты.

Сергей Миронов
Сергей Миронов

Лаешта балык җитештерү ширкәте җитәкчесе Кузнецовны Миронов "диндарлар акчасына җыелган" тәрене "варварларча юк итү"дә гаепләде. Алдан мәгълүмат чаралары Кузнецовны "Гадел Русия" вәкиле дип язып чыккан иде, Миронов бу хәбәрләрне кире кагып аның дүрт ел элек үз фиркаләреннән чыгарылуын дә әйтә. Аның сүзләренчә, тәре аударучы - "Бердәм Русияле". Әнә шулай итеп тәре белән булган хәл Русиянең эре фиркаләренең берсе булган "Гадел Русияне" сайлау алдыннан үзен ак итеп күрсәтергә дә мөмкинлек тудырды.

Татарстан мөселманнары диния идарәсе дә Ташкирмән мәсьәләсендә читтә калмады. Мөфти урынбасары Рөстәм Батров мәгълүмат чараларына: "Мондый вәхшилек гаепләнергә тиеш һәм без бу хәлне гаеплибез дә", дип белдерде.

Рөстәм Батров
Рөстәм Батров

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, "вандаллык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган, гаепле дип шикләнелүче Кузнецовка читкә чыкмау шарты куелган. Мәгълүмат чаралары бары тик бер юнәлештә генә – православлар өчен изге булган тамганы аударып җинаять кылынган дигән фикерне халыкка җиткерү өчен эш алып бара.

Шулкадәр зур шау-шу тудырган тәре кануни рәвештә куелган булганмы? Бу тамганы куйган вакытта Лаеш районындагы бөтен кагыйдәләр дә сакланганмы? Әллә районда андый кагыйдәләр юкмы, кем кая тели, шунда куя һәм кем тели шул аудара аламы? Лаеш районы башкарма комитеты сүзчесе Рәсим Хаҗиев Азатлыкның әлеге сорауларына аңлатмалар бирде.

Рәсим Хаҗиев
Рәсим Хаҗиев

– Сезнең районда ниндидер дини билгеләр йә булмаса һәйкәлләр куелганда кабул ителгән кагыйдә-таләпләр яки кануннар бармы?

– Безнең районда аерым кануннар юк, әмма өч шарт үтәлергә тиеш. Әгәр, бу очракта тәре куюны алсак, беренчедән, шул авылда яшәүче авыл халкы белән килештерү зарур. Халык җыены үткәреп, анда кем бу хәлне хуплый, кем каршы икәнлеге ачыклана. Тәре кую җирле үзидарә шурасы белән дә килештерелергә тиеш. Өченчедән, дини тамга булган очракта, дини кануннар нигезендә урнаштырылырга тиеш.

– Ташкирмәндә тәре 12 июль төнендә куела һәм бер тәүлектән соң аударыла да. Аны кую бөтен шартларны да үтәп эшләнгәнме?

– Монда бөтен проблем нәкъ шунда. Беренчедән, ул тәрене төнлә куйганнар. Аны кую өчен Татарстан митрополиясеннән дә, райондагы дини оешмадан да бернинди рөхсәт алынмаган. Тәре кую башында авылдагы Виталий Беляев атакай йөргән, әмма беркайдан да рөхсәт алмаган. Әлеге хәл башбаштаклык буларак бәяләнә.

Алар халыктан имзалар җыйдык дип әйтәләр. Мондый очракларда, алай эшләнергә тиеш түгел, ә халык җыены узарга тиеш. Тәре кую өчен җирле үзидарә шурасыннан да бернинди рөхсәт алынмаган. Авыл хакимияте тәре куюны белми дә калган.

– Сезнең сүзләрегезгә караганда, бу тәре канунсыз куелган булып чыга.

– Әйе.

– Нәкъ менә шушы яктан караганда, канунсыз куелган әйберне алып ташлаган кешене, Петр Кузнецовны җинаятьтә гаепләргә тырышу үзе үк канун бозу була түгелме? Район җитәкчелеге әлеге хәлнең бу ягын ничегрәк бәяли?

Петр Кузнецов халык тарафыннан да, район җитәкчелеге тарафыннан да хөрмәттәге кеше

– Башта шуны әйтәсе килә, Петр Кузнецов халык тарафыннан да, район җитәкчелеге тарафыннан да хөрмәттәге кеше. Без аның турында бер генә начар сүз дә әйтмибез, дәрәҗәле кеше булып санала ул бездә.

Халык тәрене канунсыз куюга каршы булган. Кузнецов әнә шуңа күрә, халыкка теләктәшлек белдереп, тәрене аударырга карар кылган. Тәре аударуга бөтен кеше дә ябырыла алмый бит, Кузнецов бу эшне үз өстенә алырга батырчылык иткән.

– Хәзер тикшерү бара. Кузнецов өстеннән мәхкәмә булганда, район җитәкчелеге аны яклап чыгарга җыенамы? Чөнки сезнең район хакимияте тәре кануни куелмаган дип белдерә.

– Бу хәл, иң башта, ахырына кадәр тикшерелергә тиеш. Монда барсы да буталып беткән. Тикшерүләр тәмамлангач без (Лаеш районы җитәкчелеге) ниндидер карарлар чыгара алабыз.

– Бу мәсьәләдә райондагы юристлар белән килешеп эшлисезме?

– Әйе, алар гына да түгел. Милләтара һәм динара мөнәмәбәтләр өчен җаваплы кешеләр дә – бөтенесе үз ягыннан ниләрдер ачыкларга тырыша.

Тәре куелган җирнең дә ниндидер проблемнары бар икән дигән сүзләр чыкты. Бу җирнең кемгә караганын да беркем белми. Тәрене тотканнар да, кемнеке икәнлеге аңлашылмаган җиргә утыртканнар булып чыга. Әгәр тәре кую мәсьәләсе күтәрелә икән, аның муниципалитетка караган җиргә куелуы әйбәтрәк бит.

– Сездә булган мәгълүматларга күрә, бу тәрене кую тәкъдиме белән кемнәр чыккан соң?

– Ташкирмәндәге христиан дине вазифаларын башкаручы иерей Виталий Беляев атакайныкы һәм әлеге тәрене куярга теләүче меценат теләге булган ул.

****

Азатлык Ташкирмән кергән Макаровка авыл җирлеге башлыгы Виктор Кормачев белән дә сөйләште. Кормачев: "Миңа шалтыраткан мәгълүмат чаралары барысы да булган хәлне дөрес яктыртмады, мин сөйләгәннәрдән үзләренә кирәк фикерләрне генә чүпләп алып язды. Чын хәлләрне ачып бирүче булмады", диде.

XS
SM
MD
LG