Accessibility links

Төрмә җәзасы бирелгән Илдар Дадинга яңа җинаять эше ачылган


Илдар Дадин
Илдар Дадин

Илдар Дадин урам чаралары үткәрү тәртибен бозуда гаеләнде һәм аңа ике ярым елга төрмә җәзасы бирелде.

Пикетларда катнашкан өчен гаепләнеп ике ел ярымга төрмә җәзасы бирелгән Илдар Дадинга яңа җинаять эше ачылган. Бу хакта аның җәмәгате Анастасия Зотова Фейсбукта белдерә.

Зотова сүзләренчә, бу хакта аңа Мәскәүнең 4нче санлы тикшерү изоляторында оператив бүлек башлыгының урынбасары белдергән. Яңа җинаять эшен Русия тикшерү комитеты ачкан.

Илдар Дадинны июнь ахырында тикшерү изоляторына яңа эш буенча сорау алуга китерәләр. Нинди эш икәнлеге белдерелми. 7 июль сорау алганда тикшерүчеләр аның социаль челтәрләрдә активлыгы белән кызыксынган. Дадин адвокаты Алексей Липцер "нәфрәт яки дошманлык тудыру" маддәсендә җинаять эше ачылган булырга мөмкин дип әйтә.

Илдар Дадин "берничә тапкыр урам чараларын үткәрү тәртибен бозуда" гаепләнеп төрмә җәзасы бирелгән Русиядә беренче активист. 2015 елның декабрендә мәхкәмә аңа карата өч елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды, аннан икенче мәхкәмә бу карарны ике ярым елга калдырды.

XS
SM
MD
LG