Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һава ширкәтләре Төркиягә очышлар башлады


"Аэрофлот" һава ширкәте очкычы
"Аэрофлот" һава ширкәте очкычы

22 июньннән Росавиация Русия һәм Төркия арасында даими һәм чартер очышларны чикләүнең алынганлыгын игълан итте.

Русия һава ширкәтләренең Төркия шәһәрләренә очышлар башлавы турында "Коммерсант" хәбәр итә. 22 июнь 8 сәгать 59 минутта "Аэрофлот" очкычы Шереметьеводан Антальяга юл алган. 22 июньннән Росавиация Русия һәм Төркия арасында даими һәм чартер очышларны чикләүнең алынганлыгын игълан итте.

Төркиядә хәрби фетнә омтылышыннан соң Росавиация һава ширкәтләренә 20 июльдән Төркиягә юлчылар ташуны тыйды.

Русиядән Мисырга да октябрьдән очышлар башланырга һәм юлламалар сатылырга мөмкин. Бу хакта 21 июль Русия туризм индустриясе берлеге вице-президенты Юрий Барзыкин белдергән иде.

XS
SM
MD
LG